Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Күзәтүчеләр Кырым референдумын канунсыз дип бәяли


10 мартта Акмәчеттә бер төркем сәяси күзәтүчеләр журналистлар белән очрашып Кырымда 16 мартта үткәреләчәк референдум турында үз фикерләрен белдерде. Сүз референдумның мәгънәсе, әһәмияте, әзерлеге, Кырым урамнарында кораллы кешеләр, хәрбиләр йөрүе хакында барды.

10 мартта Акмәчеттә бер төркем сәяси күзәтүчеләр журналистлар белән очрашып Кырымда үткәреләчәк референдум турында үз фикерләрен белдерде.

Очрашуда сайлаучылар комитетының Кырым бүлеге җитәкчесе Андрей Крысько, сәяси күзәтүчеләр, Дмитрий Омельчук, Юсуф Куркчи, Ленора Дюльберова катнашты.

Ленора Дюльберова хәзер Кырымда бик күп кеше, хәрбиләр корал белән йөри, 16 марттан соң бу кораллы кешеләрне хакимият нишләтәчәк, моның нинди механизмнары булачагы мине уйландыра диде.

Андрей Крысько "референдум хакында карарны Кырым парламентының кворумсыз (кимендә 51 депутат булуы кирәк) чыгаруы дәлилләнә. Референдум хакында карар чыгаручы Югары раданың чираттан тыш утырышы кайда, кайсы вакытта уздырылачагы бер сәгать алдан гына игълан ителде. Ә инде референдумны үткәрү вакытын берничә тапкыр үзгәртү мәсьәләсе дә ябык утырышларда матбугат чаралары, җәмәгать оешмалары катнашыннан башка каралды. Бу карар үзе Украина кануннарына каршы килә, ләкин бу карар да канун бозулар белән кабул ителде. Ә инде сайлаучылар исемлекләренә килгәндә, Украинаның Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар исемлекләренең электрон версиясен ябып куйды. Димәк Кырым хакимияте, референдумны үткәрәчәк җирле оешмалар иске исемләкләрне кулланачак, исемлекләрне үзе төзиячәк, анда инде үлгән кешеләр дә кертеләчәк, хаталар да булачак", диде.

Сәяси күзәтүче Юсуф Куркчи "бу референдумны бер генә ил дә танымаячагы инде факт. Икенчедән, хакимият тиешле дәрәҗәдәге референдум үткәрү максатын куймады да. Референдум белән хакимият формаль яктан башыннан ахырынача үзенең канунсыз адымнарын легальләштерергә жыена. Референдумда тавыш бирүне күзәтү өчен, җәмәгать контроле өчен механизмнар каралмаган. Аннары сайлаучылар исемлекләрен әзерләү өчен бары тик бер генә көн каралган. Иң мөһиме -- бу референдумның нәтиҗәләрен тану-танымау механизмы да каралмаган, ягъни референдум танылсын өчен күпме кеше, ничек тавыш бирергә тиешлеге билгесез", диде Юсуф Куркчи.

Матбугат очрашуында Бахчасарай район хакимияте рәисе булган кырымтатар Ильми Умеров, Белогорски шәһәре башы, кырымтатар Альберт Кангиевның үз территорияләрендә референдум үткәрегә җыенмаулары хәбәр ителде.

Шулай ук референдум нәтиҗәләре инде билгеле, Кырым хакимияте Кырымны Русиягә кушуны инде хәл иткән, референдум исә формаль яктан үткәрелә, алар үзләренә кирәк нәтиҗәне язачак дигән фикер белдерелде очрашуда.

Референдумның вакыты ике тапкыр үзгәртелүенә үз аңлатмасын биреп Дмитрий Омельчук "бу, бәлки, Русия хәрбиләренең Кырымда булуы вакыт ягыннан чикләнүе белән, тышкы дөньяның реакциясе белән бәйледер. Алар шуңа күрә ашыгалар", диде.

"Washington Post" газетының бу мәсьәләне канун нигезендә чишәргә мөмкинме дигән соравына Андрей Крысько: "Украинада җирле референдумнар кануны юк. Илнең бербөтенлеге, дәүләт чикләре белән бәйле референдум бөтен ил референдумы булырга тиеш", диде.

Очрашуда шулай ук Украин олигархы Дмитрий Фертишның да сайлаучыларны бу референдумда катнашмаска чакырганлыгы әйтелде. Кырымда Фертишның җитештерү корылмалары булган Красноперекопскида һәм Әрмәни базарда аның тәэсире зур диделәр.

XS
SM
MD
LG