Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымның үзешчән хөкүмәте татарларны тозакка эләктермәкче"


Кырым хөкүмәтен "Гоблин" кушаматлы премьер-министр Сергей Аксенов җитәкли
Кырым хөкүмәтен "Гоблин" кушаматлы премьер-министр Сергей Аксенов җитәкли

Кырымның үзешчән вице-премьеры Сергей Аксенов кырымтатарларга хөкүмәттә урыннар тәкъдим ителәчәген, автономиядә кырымтатар теленең сакланачагын белдерде. Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин: "Мәҗлес бу тәкъдимне алса да кабул итмәячәкбез, безне тозакка төшерергә телиләр", дип белдерде.

Кырымның Мәскәү тарафлы үзешчән хакимияте республиканың статусы турында игълан иткән референдумга санаулы көннәр калганда кырымтатарларга хөкүмәттә урыннар тәкъдим ителәчәген белдерде.

Кырымның үзешчән премьер-министры Сергей Аксенов "РИА Новости"га, кырымтатарларга вице-премьер, ике министр һәм башка югары, шулай ук куәт тармагында да урыннар тәкъдим ителә, дип әйтте.

Аксенов Кырымда рус һәм кырымтатар телләре сакланачак дип тә вәгъдә итә. Аксенов сүзләренчә, Кырым хөкүмәте депортациядән кайткан кырымтатарларга "тормышларын кору" өчен бүленә торган акчаларны да ике тапкыр арттырмакчы.

Бу белдерүне Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин кырымтатарларны тозакка төшерергә омтылу буларак бәяләде. Аның сүзләренчә, үзләрен үзләре билгеләп куйган хөкүмәт вәкилләре (Хәмзин хәзер хакимияттәгеләрне әнә шулай атый) бу тәкъдимнәрне үзләренә пиар буларак һәм кырымтатарларда үзләренә уңай караш тудыру өчен дөньяга тарата.

Кырымтатар мәҗлесенә бу хакта әлегә кадәр берининди рәсми тәкъдимнәр дә килмәгән. Килсә дә без аны кабул итмәячәкбез, хәзерге хакимиятне танымыйбыз һәм Кырым язмышына багышланган рефрендумны бойкотлыйбыз, ди ул.

​"Аларның бу белдерүләре уен гына булып тора. Минемчә, Кырымтатар мәҗлесе Аксеновның бу тәкъдимен кабул итмәячәк, чөнки бу кеше Украина Югары Радасы һәм баш прокуратура карары белән эзләүгә бирелгән һәм ул кулга алынырга тиеш дигән карар чыгарылган. Кырым парламенты башлыгы Константинов һәм Аксенов алар үзләрен үзләре билгеләп куйган түрәләр. Алар Украинаның төп кануннарын бозды.

Кырым язмышын тикшерергә хәзер халыкара җәмәгатьчелекне, Будапешт меморандумы гарантлары АКШ һәм Англияне җәлеп итәргә кирәк. Бу төркемгә Төркия дә керергә тиеш. Хәзер максат бер генә – Украинаның территориаль бөтенлеген кайтару, Русия гаскәрләрен Кырымнан һәм Украинадан чыгару булырга тиеш. Төрле тәкъдимнәр белән уен уйнауны Мәҗлес кабул итмәячәк", ди Хәмзин.

Аксеновның автономиядә рус теле белән бергә кырымтатар теле дә сакланачак дигән вәгъдәсен дә Хәмзин тозак буларак бәяли. Аның сүзләренчә, мондый хәйләкәр ысуллар белән үзешчән хакимияттәгеләр кырымтатарлар сепаратистларны уңай бәяли башлар дип уйлый.

Али Хәмзин
Али Хәмзин
"Алар җинаятьчеләр, чөнки ачыктан-ачык сепаратизм юлына бастылар. Шул ук Путин, Лавров (Русия тышкы эшләр министры), Шойгу (Русия саклану министры), Чуркин (Русиянең БМО Иминлек шурасындагы вәкиле) Русиянең кораллы хәрбиләрен алар кораллы хәрбиләр түгел дип белдергәндә, минемчә, хәзер тәртип урнаштыру өчен Кырымда террорга каршы операция үткәрү кирәк. Кырымтатарлар белән бәйле белдерүләр алар бары тик уен гына.

Аксенов 2012 елның 1 декабрь төнендә кырымтатарларга карата үзенең кем икәнен, чын йөзен күрсәтте инде. Милләтара мөнәсәбәтләрне кыл очына куйды. Төнге сәгать икедә ул Акмәчет районындагы Молодежный авылында кырымтатарларның рөхсәт алмыйча төзегән өйләрен җимерүне оештырды. Шуңа күрә мин аның бер генә сүзенә дә ышанмаска чакырам", ди Хәмзин.

Ул кырымтатарларының референдумны бойкотлавы алга таба да көчтә калачагын әйтә. "Без референдумга каршы һәм анда барыбер катнашмаячакбыз һәм референдум нәтиҗәләрен танымаячакбыз", ди Хәмзин.

Аның сүзләренчә, референдум нәтиҗәләре барыбер ялган булачак. Үзешчән хакимият бүгеннән үк инде референдум өчен тавыш бирү башланды дип белдергән.
XS
SM
MD
LG