Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович үзен Украинаның легитим президенты дип саный


Виктор Янукович
Виктор Янукович
Хакимияттән читләштерелгән Виктор Янукович Укринадагы үзгәрешләргә “нык борчылуын” белдерде. Аның сүзләренчә, илдә “үтә милләтчел һәм фашистик банда эш итә”, алар Киевта гына түгел, башка урыннарда да хакимитне үз кулларына төшерә.

Ул үзен “Украинаның бердән-бер легитим президенты һәм хәрби көчләрнең җитәкчесе” итеп калуын белдерде. Киевка һичшиксез кайтачагын һәм “күп көтәргә калмаганын” да әйтте.

Янукович Украинада булачак президент һәм гомум сайлауны “легитим түгел” дип саный.

Хакимияттән читләштерелгән Янукович башта, 28 февральдә Дондагы Ростовта җәмәгатьчелеккә чыккан иде. Ул вакытта Янукович Украин халкы алдында гафу үтенеп, илдән ник качуы турында сөйләде һәм үзен кануни президент дип атады.

Мәскәү дә Януковичны легитим президент дип саный. Әмма узган атнада матбугат очрашуы вакытында Русия президенты Владимир Путин Януковичның хакимлеге юк диярлек һәм киләчәктә дә аңа ирешергә мөмкинлеге шулай ук юк диярлек дип белдергән иде.

Украина хакимияте Януковичны Киевта күп кеше катнашкан протест чарасында катнашучыларны үтерүне оештыруда һәм шулай ук дәүләт төзелешен җимерүгә чакыруда гаепли.

Узган атнада Интерпол Украина хакимиятләреннән Януковичны эзләргә һәм тоткарларга дигән гариза алды.
XS
SM
MD
LG