Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Кырымны кушу кануны өлгесен 21 мартта карарга җыена


Русия думасы Кырымны Русиягә кушу кануны өлгесен 21 мартта карарга җыена. Бу хакта “Бердәм Русия”дән депутат Вячеслав Никонов РИА Новостига белдергән.

Бу документны “Гадел Русия” депутатлары тәкъдим иткән. Анда, аерым алганда, чит дәүләттә ватандашларының хокукларын һәм ирекләрен якларлык эффектив суверен хакимият булмаганга, референдум нәтиҗәләре нигезендә, яңа җирләрне Русиягә алу турында язылган. “Гадел Русия” бу канун өлгесенең Украина вакыйгалары сәбәпле әзерләнгәнен белдерә.

16 мартта булачак Кырым язмышына багышланган рефрендумда ике: беренчесе – “Сез Кырым субъект буларак Кырым Русиягә керсен өченме?”, икенчесе – “Сез 1992 елгы Кырым конституциясен кире кайтару һәм Кырымның Украина эчендә калуы өченме?” дигән сорау куела.

Рәсми Киев референдумны кануни түгел дип саный. Кырымтатар милли мәҗлесе дә референдумга бойкот игълан итеп нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG