Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым парламенты ярымутрауның бәйсезлек декларациясен кабул итте


Кырым Югары радасы Кырымның Украинадан бәйсезлеге һәм Русиягә кушылырга җыенуы турында декларация кабул итте. Әлеге карар парламентның чираттан тыш үткән утырышында кабул ителде. Бу документны 100 депутатның 78-е хуплаган.

“Әгәр 2014 елның 16 мартында үтәчәк Кырым халкының үз теләген белдерүендә Кырымның, Кырым автоном республикасының һәм Севастопольның, Русия составына керү карары кабул ителсә, референдумнан соң Кырым бәйсез һәм республикан идарәдәге суверен дәүләт итеп игълан ителәчәк”, диелә бу документта.

Рәсми Киев референдумны кануни түгел дип саный. Кырымтатар милли мәҗлесе дә референдумга бойкот игълан итеп нәтиҗәләрен танымаячагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG