Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев Азатлыкка: "Путинга төп шарт – Кырымнан гаскәрне чыгару"


Мостафа Җәмилоглу
Мостафа Җәмилоглу

Украина Югары радасы депутаты, кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Мәскәүгә китәр алдыннан Азатлыкка анда Миңтимер Шәймиев һәм Владимир Путин белән очрашачагы турында әйтте.

Сишәмбе кичендә Украина Югары радасы депутаты һәм Кырымтатар мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилев Киевтан Мәскәүгә очты. Азатлыкка ул Мәскәүгә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашу өчен баруын әйтте.

"Шәймиев белән очрашу әле кризиска кадәр үк билгеләнгән иде. Аның максаты – Татарстан белән Кырым арасында хезмәттәшлекне киңәйтү юлларын билгеләү иде. Хәзер инде кризис сәбәпле сөйләшүләр яңа төсмер алыр дип уйлыйм. Шәймиев барысын да Путин белән килештерә булса кирәк – Путин да безнең белән очрашырга теләгән, безнең яктан теләк булса инде," диде Җәмилоглу.

"Кырымтатарлар – кечкенә милләт"

Мостафа Җәмилев Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Кырымнан Русия гаскәрләрен чыгаруны сөйләшүнең төп шарты итеп куячагын әйтте.

"Башта гаскәрләрне чыгарырга кирәк. Соңыннан сөйләшүләрне дәвам итеп булыр. Бүген Кырымның яңа хөкүмәте безгә тәкъдимнәр ясады. ("Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында"). Бу тәкъдимнәрне мин ришвәт дип бәялим. Бу документның юридик көче юк, чөнки аны кабул иткән Кырым Югары радасының кануни көче юк. Кырымда легитим Югары рада сайлангач, канунлы хөкүмәт билгеләнгәч – әлеге карарга кире кайтачакбыз. Анда яхшы тәкъдимнәр бар", диде Җәмилоглу.

Кырымтатар халкы юлбашчысы яңадан Украина бөтенлеге яклы булуын һәм үзенең барлык гамәлләрен Киевтагы җитәкчелек белән килештерелеп башкарачагын әйтте. "Кырымтатарлар - азсанлы милләт. Без Русия белән сугыша алмыйбыз һәм сугышырга җыенмыйбыз", диде Җәмилоглу.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG