Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Русиянең Украинадагы гамәлләрен гаепләде


АКШ Конгрессының ике пулаты да Русия гаскәрләрен Украинадан чыгару таләбе белән резолюция кабул итте. Сенат резолюциясендә Русия гаскәрләрен Украина җирләреннән чыгару һәм барлык җирләрне дә Киев хакимлегенә кайтару өчен “максатчан” икътисади чикләүләр кертергә чакыру язылган.

Американ сенаторлары шулай ук Халыкара футбол федерациясен 2018 елда Русиядә чемпионат үткәрү карарын яңадан карарга чакырды.

Бу резолюцияләр Конгрессның бертавыштан Украинаның яңа хакимиятенә теләктәшлек, икътисади һәм башка ярдәм күрсәтергә әзер икәнлегенә ишарә булып тора.
XS
SM
MD
LG