Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы: Янукович легитим президент була алмый


Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы хакимияттән читләштерелгән Украина президенты Виктор Януковичның соңгы белдерүләрен гаепләде.

Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә Бишкәкнең Украинадагы хәлне катлауландырырга тырышкан бар нәрсәне дә гаепләве әйтелә. Министрлык Януковичның соңгы чыгышы турында, үз халкының ышанычын бөтенләй югалткан, илдән качкан президент легитим була алмый дип белдерә.

11 мартта Янукович Дондагы Ростовта журналистлар алдында икенче мәртәбә үз фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, илдә “үтә милләтчелләр һәм фашистлар бандасы эш итә”, алар Киевта гына түгел, ә төбәкләрдә дә хакимиятне үз кулларына төшерә. Ул Украинада булачак президент һәм гомум сайлауларны “легитим түгел” дип атады.

Украина хакимияте Януковичны Киевтагы протест чараларында катнашучыларны үтерүне оештыруда һәм илнең конституцион төзелешен җимерергә чакыруда гаепли.
XS
SM
MD
LG