Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур җиделек” Русиянең Украинадагы гамәлләренә белдерү белән чыкты


“Зур җиделек” бүген белдерү белән чыкты. Анда "Кырымны алу" бөтен дәүләтләрнең дә суверенлыгына һәм берлекне кануни яктан тәэмин итүгә нык тискәре йогынты ясарга мөмкин икәнлеге әйтелә.

Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу бу белдерүгә кадәр, документ дөньяның җиде куәтле дәүләте һәм Европа берлегенең әгъза илләренең катгый теләкләрен чагылдырачак дип әйткән иде.

“Зур җиделек”кә Канада, Франция, Германия, Италия, Япония, Британия һәм АКШ керә. 1998 елда бу оешмага Русия дә кабул ителде. Украинадагы соңгы хәлләргә күрә, көнбатышның Русиягә мөнәсәбәте начарланды. “Зур җиделек”нең Сочида саммитын үткәрүгә әзерлек кире кагылды.
XS
SM
MD
LG