Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:31

Кырым язучылары урамдагы гаскәрне күрмәмешкә салышты


Кырым язучылар берлеге президиумы утырышы. Сулдан уңга: украин секциясе рәисе, кырымтатар секциясе рәисе Риза Фазыл һәм берлек рәисе Борис Финкельштейн

Кырым язучылар берлеге президиумы утырышы. Сулдан уңга: украин секциясе рәисе, кырымтатар секциясе рәисе Риза Фазыл һәм берлек рәисе Борис Финкельштейн

11 мартта Кырым язучылар берлеге президиумы утырышында язучыларның гомум мәсьәләләре белән бергә Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять хакында сүз барды. Кабул ителгән мөрәҗәгатьтә Кырымдагы гаскәрләр турында сүзләр алып ташланды.

Җыелышны алып барган берлекнең рәисе Борис Финкельштейн, язучылар иҗади кешеләр буларак тынычлыкка, татулыкка чакыралар, сәяси чыгышлар ясамаска тиеш, диде.

Берлеккә керген кырымтатар язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл исә Кырымга гаскәр кертелгәндә язучылар тыныч утырып иҗат итә алмыйлар дип кырымтатар язучылары әзерләгән мөрәҗәгать проектын таратты. Бу проектта Кырымга кертелгән Русия гаскәрләре хакында да сүз бара иде. Шул җөмләгә рәис тә, урыс язучылары да каршы чыкты. Алар “кая ул гаскәрләр, без күрмәдәк, әйе казаклар бар” дигән мәгънәдә чыгышлар ясадылар.

Финкельштейн “бу мәсьәләдә төрле фикер бар җәмгыятьнең бер өлеше Русия яклы, тагын бер өлеше икенчә фикердә. Әйдәгез без, язучылар бу сәяси мәсьәләне үз арабызда куертмыйк, бәхәсләшмик, без иҗат кешеләре, иҗатыбызны дәвам итик. Әле бу низагның тарафлары үзләренең соңгы уен кәртләрен чыгармадылар дип уйлыйм” диде.

Риза Фазыл һәм президиумдагы башка кырымтатар язучылары “сез нәрсә күрмәмешкә салышасыз, һава аланында, хөкүмәт бинасында, Югары радада Русия гаскәрләре тора” диделәр. Арада кискен сүзләр дә булды. Иң кызыгы шул – кырымтатар язучылары дөреслекне чагылдырган мөрәҗәгать кабул итәргә тырышканда президиумдагы өч украин язучысы бу хакта бер сүз дә әйтмичә, дәшмичә утырдылар.


Кырым язучылар берлегендә украин, кырымтатар, рус секцияләре эшләп килә. Президиумда һәр секциядән өчәр вәкил бар. Унбер әгъзаның өчесе кырымтатар, өчесе украин, өчесе урыс язучылары, калган икесе рәис һәм сәркәтип. Әгәр украин язучылары кырымтатар язучыларына кушылса, мөрәҗәгать кабул ителер иде. Ләкин украин язучылары ни өчендер бу мәсьәләдә бер сүз дә әйтмичә утырдылар. Борис Финкельштейн исә мәсьәләне тавышка куймады, чөнки украиннар белән кырымтатарларның бер фикердә буласын белә иде.

Нәтиҗәдә ике мөрәҗәгать проектыннан берсе кабул ителде һәм анда гаскәрләр турында сүзләр алып ташланды. Бу инде украин язучыларының шул хәтле тешсез булганын күрсәтте дияргә мөмкин.

Утырышта шулай ук язучыларның Кырымдагы ике иҗат йортын (Ялта һәм Коктебельдә) Киевтагы Украина язучылар берлеге карамагыннан Кырым язучылар берлеге карамагына күчерү өчен адымнар ясый башларга килештеләр.

Билгеле булганча, Кырымның яңа хакимияте Кырымдагы Украин милкен, хәтта Акъярдагы Украина хәрби флотын “дәүләтләштерәчәген” игълан итте. Кырымтатар мәҗлесе Кырымның яңа хакимиятне танымавын белдерә.

Кырымдагы соңгы сәяси тәрәккыятнең язучылар берлегенә дә тәэсир иткәне күренә. Кырымтатар зыялылары, жәмәгать оешмалары, мөхәррирләр исә кискен бер мөрәҗәгать кабул итеп аны кырымтатар матбугатында бастырдылар.

XS
SM
MD
LG