Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:47

Акмәчет халкы Русиянең һуманитар ярдәм җыюына аптырый


Акмәчеттәге кибетләрнең берсендә

Акмәчеттәге кибетләрнең берсендә

Русиядәге халык Кырым халкына һуманитар ярдәм җыя. Акмәчеттәге сатучылар “бездә барсы да бар” дип бу хәлләргә аптырый. Тынычлык булганда, Кырым һәм Украинадан таварлар килеп торганда бернәрсәгә дә кытлык булмаячак, ди алар.

Татарстаннар Кырымга ярдәмгә 1 миллион 350 мең сум акча җыйган. Бу хакта “Ак Барс Созидание” фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиева белдерә. Хөкүмәт һәм кайбер министрлыклар да ярдәм акчасы күчергән. Башкортстан корылтае депутатлары да үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Кырымга ярдәмгә күчерү карары кабул итте.

11 март көнне Дагыстаннарның азык-төлек төягән машиналары Акмәчет, Керич (Керчь), Кефе (Феодосия) шәһәрләренә килде. Һуманитар ярдәм җыю республика башлыгы Рамазан Абдулатыйпов күрсәтмәсе белән оештырылганлыгы әйтелә. Русиянең бөтен шәһәрләрендә дә диярлек Кырымга азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар да җыю дәвам итә.

Акмәчетнең үзәк базарының капкасы

Акмәчетнең үзәк базарының капкасы

Русиянең шулай дәррәү кубып, хакимиятләр күрсәтмәсе белән һуманитар ярдәм җыюы Кырым башкаласы Акмәчет халкын аптырашта калдырган.

Билал шәһәр үзәгендәге кырымтатар кафесында табынчы булып эшли. Кырымда хәлләр катлаулангач ул кафега йөрүчеләрнең 40%ка кимүен әйтә. “Безнең кафе шәһәрнең бизнес үзәгенә урнашканга күрә, көндезләрен төшке ашка керәләр, ә кичен килүчеләр бик кимеде. Кешеләр хәзер төнлә чыгарга куркалар”, ди ул.

Билал Русиядә Кырымнарга һуманитар ярдәм җыюларына нык аптырый. “Бөтен нәрсә дә бар бездә, хәлләр катлаулангач бер генә әйбер дә юкка чыкмады. Бернинди ыгы-зыгы да юк. Супермаркетлар, базарлардагы киштәләр барсы да тулы. Мин ярдәм җыюны кирәкмәс әйбер дип саныйм”, ди Билал.

Аның сүзләренчә, азык-төлеккә алай сизелерлек булмаса да бәяләр күтәрелгән. Кырымнар бензин бәяләренең артуын әйтә.

Урмада йомыркалар сатучы

Урмада йомыркалар сатучы

Акмәчеттә урамнарнарда чатырлар куеп һәм юл буендагы тәбәнәк киртәләр өстенә үзләре җитештергән әйберләрен тезеп салып стаучылар очраштыргалый. Йомырка сатучы бер ханым, үз тавары бәяләренең нык күтәрелүен әйтә. Әле ике атна элек кенә зур булмаган йомыркалар 7 гривна (1 гривна якынча 3,9 сум) торса, хәзер 9 гривнадан да артты, ди ул.

Алия Акмәчетнең үзәк базарында тәм-томнар, конфет сата. Ул да русияләрнең Кырымга дип һуманитар ярдәм җыюына ник аптырый. Кешеләр пошаманга бирелсен өчен махсус эшләнә ди ул. “Дөрес, хәлләр катлаулана башлагач ыгы-зыгы булып алды. Кемдер ярмаларны күпләп алды, ә кемдер күп итеп бензин алып куйды. Таварлар ничек булган, шулай бар, киштәләр тулы. Хәзер ялганның күбрәк дөньяга таратылганын кешеләр аңлый инде, килде-киттегә исләре китми", ди Алия.

Алия тәм-том һәм конфетлар сата

Алия тәм-том һәм конфетлар сата

Ленур да базарда тәм-томнар сата. Ул да Акмәчеттә азык-төлекнең дә, башка таварларның хәлләр катлауланга кадәр ничек булган, шулай калуын әйтә. Ленур Кырымның Украина эчендә калуын тели, “алай булганда гына хәлләр яхшырачак”, ди ул. Аның сүзләренчә, базардагы сатучыларның фикере бертөрле генә түгел. “Һәркем үзенекен уйлый. Украиннар Кырымның Украинада булуын, руслар Русиягә кушылуын, ә кырымтатарлар исә Русиягә кушылуга каршы, алар Украинада калырга тели”, ди Ленур.

Базарда янәшә торып кырымтатар ханым һәм рус ханым сәүдә итә. "Безгә Русиядән бернинди ярдәм дә кирәкми, безгә тынычлык кирәк. Өстәгеләр башта үзара килешсен, безгә килгәндә бүген начар яшәмибез. Безнең акчабыз да бар, тормыш хәлебез дә начар түгел, эш тә бар. Украина һәм Кырым һәрвакыт тавар китереп торды, бер дә кытлык булмады һәм алга таба да булмаячак”, ди Гөлнара. Ул Кырымның Украинада калуын тели.

Базарда балык сәүдәсе рәтләре

Базарда балык сәүдәсе рәтләре

Ә рус ханымы Украинаның соңгы хакимияте вакытында (Янукович заманнары) икътисади хәлнең авырайганын, ришвәт күләменең үскәнен сөйләде. “Белмим инде, Русиягә кушылсак яхшырак булмас микән дип тә уйлыйм мин”, ди ул.

Ит сатучылар иткә бәяләрнең сигез гривнага күтәрелгәнен сөйли. Базар сатучылары азык-төлеккә йөрүчеләрнең кими төшкәнен дә әйтә.

Базарда пневматик корал сата торган зур булмаган кибетчек тә бар. Аның сатучысы Азатлыкка “хәлләр катлаунгач бер көн эчендә ай буе саткан кадәр саттым”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, коралны нинди милләттән булуына карамастан мөмкинлеге булса һәркем алып куярга тырыша. Хәлләрнең алга таба ни булып бетәчәген беркем дә әйтә алмый бит, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG