Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны Русиядә "әзерләнеп" көтәләр


Акмәчеттә референдумга чакырган урам тактасы
Акмәчеттә референдумга чакырган урам тактасы

Кырымга "Русия стандартлары", татарларга милли мәктәпләр вәгъдә ителә. Владимир Путин белән сөйләшүдән соң Мостафа Җәмилев “Азатлык”ка “референдумга барыбер бармаячакбыз”, диде.

Мәскәүдә 12 март көнне Украина радасы депутаты Мостафа Җәмилев Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашты һәм очрашу барышында Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште.

"Шәймиев белән очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте, ачык итеп сөйләштек, Шәймиев бик ачык кеше булмаса да. "Кырымтатарларга ярдәм итүне үз максатым итеп куям, зур кайгы күргән халык тагын шундый фаҗигага очрамасын дип телим", диде Шәймиев. Ә инде Кырым статусы, гаскәрләр турында сүз чыккач моны ул үз вәкаләтенә кермәгәнен әйтте. Алай да бу хакта Путин белән сөйләшәчәген телгә алды," диде бүген очрашудан соң Җәмилев.

Шәймиев белән очрашу әле кризиска кадәр үк билгеләнгән булган.

Шәймиев очрашу барышында Җәмилевкә Путин белән сөйләшергә тәкъдим иткән.

"Мин башта Кырым мәсьәләсендә үз позициямне аңлаттым. Украинаның территориаль бөтенлеген шик астына куярга ярамый. Кырым автономиясе кемгәдер ошамый икән - Украинаның канунлы хакимияте белән сөйләшүләр уздырырга кирәк, гаскәр кертергә түгел. Путин "мин Сездән башка төрле җавап көтмәдем дә, Сез үз илегезнең ватанпәрвәре, Сез чын патриот кебек әйттегез", диде. "Кырым халкының фикерен дә белик", диде. Референдумны әйтеп, "Без бу референдумны канунсыз дип саныйбыз, аны дөньяда беркем дә кабул итмәячәк", дигән идем - ул барыбер "референдумны көтик", диде.

Җәмилев һәм Путин "кирәк булса" Шәймиев арадашчылыгында сөйләшүне дәвам итәргә килешкән. Тарафлар һәрберсе үз позициясендә калган.

"Русиядә сезне милли мәктәпләр көтә"

Русия Кырымны Украинадан аерып үзенә кушу өчен татарларны куллана – Казан һәм кырымтатарларын. Кырымны бар дип тә белмәгән Татарстанның рәсми җитәкчелеге, дин әһелләре һәм сәнгатькәрләре Акмәчеткә барып кайтты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Акмәчеткә ун көн эчендә икенче сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге күрсәтелде.

Мостафа Җәмилев Мәскәүдә Миңтимер Шәймиев белән очраша. 12 март 2014
Мостафа Җәмилев Мәскәүдә Миңтимер Шәймиев белән очраша. 12 март 2014
Кырым радасы "Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында" карар чыгарып кырымтатарларга киң хокуклар гарантиясе вәгъдә итте. Кырымның үзбилгеләнгән хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев бүген Акмәчеттә журналистлар белән очрашуда "Русия кырымтатарларга алар Украинадан 20 ел буена күрмәгән акчалар бирәчәк", диде. Кырымтатарларга кирәксә дә, кирәкмәсә дә Кырымда "Яңа Гасыр" каналы күрсәтә башлады.

Акмәчет районындагы Бавырчы авылы (1945 елда "Каменка" дип үзгәртелгән) бу җомга көнне үк газлы булачак, ди Тимергалиев.

"Русия стандартлары"

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Кырым халкына Русиядәге яшәү "стандартларын" вәгъдә итте. Аерым алганда ул уртача 150 доллар булган украин пенсияләрен арттырырга сүз бирде.

Кырымтатарларына Матвиенко милли-мәдәни мохтарият вәгъдә итте.

Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
"Милли-мәдәни автономия ул - милли мәктәпләр, милли мәдәнияткә дәүләт ярдәме дигән сүз", диде Матвиенко. Шулай ук кырымтатарларның сөргенгә дучар булган халык буларак аерым хокуклары булачак, диде ул журналистларга.

Мәскәү референдум нәтиҗәләрен дә көтмичә Кырымның статусын хәл иткән.

Федерация шурасының Конституция кануннары һәм хокук мәсьәләләре комитеты мәгълүматларына караганда, Кырым халкы Русиягә керүне хупласа өч-биш көн эчендә барлык документларны әзерләп бетереп була.

Украина эчендә Кырым "автоном республика" статусына ия. Русиядә автоном республикалар булмаганга Кырымның Русиядәге статусы турында да сөйләшүләр бара инде.

"Конституциядә мондый статус каралмаган, кануннар нигезендә сөйләшүләр алып барырбыз", диде журналистларга комитет вәкиле.

Кырымның бюджеты да "хәл ителгән".

"83 субъект булса, моннан соң 84 булачак. Дотациягә яшәүче тагын бер субъект барлыкка килә дигән сүз. Кырымга акча бүлү башка төбәкләргә, мисал өчен Ростов өлкәсенә бүлүдән берни белән дә аерылмаячак", дип белдерде Федерация шурасы вице-спикеры Евгений Бушмин.

Бойкот дәвам итәчәк

"Шәймиев һәм Путин миннән бойкотны туктатып нейтралитет булса да белдерү көтте, әмма референдумга барыбер бармаячакбыз", диде Азатлыкка Шәймиев һәм Путин белән сөйләшүдән соң Мостафа Җәмилев.

Кырымда козаклар халыкка җыелырга бирми
Кырымда козаклар халыкка җыелырга бирми
"Кайбер провокацияләрдән читтә калып булмас дип куркам. Менә бу көннәрдә "самообороначылар" документлар тикшереп йөргәндә кайбер кырымтатарларның паспортларын алып "референдумга килгәч бирәчәкбез" дигән очраклар булды. Мәҗлес оештырган кизүдәге кешеләр бу урыннарга килеп җиткәндә ул "самообороначылар" инде качкан була. Берничә урында бәрелешләр булып алды, андый очраклар соңгы көннәрдә ешаерга мөмкин", диде Җәмилев.

Украина радасы депутаты Җәмилев Киев белән элемтәдә тора. Киевтан Мәскәүгә очар алдыннан вице-премьер Арсений Яценюк, иминлек шурасы рәисе белән очрашу булган. Мәскәүгә килгәч тә Җәмилев Украинаның Русиядәге илчесе белән киңәшләшкән.

БМОның качаклар эшләре комитеты мәгълүматларына караганда, 379 кырымтатар күрше Херсон өлкәсе чиге аша качак статусында Кырымнан киткән.

"Аларның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар. Көч кулланудан куркып ирләр үз гаиләләрен тынычрак җирләргә чыгарырга мөмкин, ләкин кырымтатар ир-атлары Кырымнан китми, беркем дә китми", диде Мостафа Җәмилев Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG