Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Русияне халыкара хокукларны бозуда гаепләде


Барак Обама (у) һәм Арсен Яценюк Ак йортта очрашуда
Барак Обама (у) һәм Арсен Яценюк Ак йортта очрашуда
АКШ президенты Барак Обама, Русия үзенең хәрбиләрен Кырымга җибәреп халыкара хокукларны һәм Украинаның бөтенлеген бозды, дип белдерде. Президент бу хакта Ак йортта Украина премьер-министры Арсен Яценюк белән булган очрашу вакытында әйтте.

Обама сүзләренчә, әгәр Русия Кырымда хәрбиләре булуны һәм Украина җирләрен үзенә кушуны туктатмаса АКШ һәм аның беректәшләре аннан билгеле бер хак түләтү өчен тырышачак.

Шул ук вакытта президент дипломатик тырышлыклар нәтиҗәсендә 16 мартка билгеләнгән референдумны үткәрү кабат каралыр дип тә ышаныч белдерде. Әгәр рефрендум үтә калса Кушма Штатларның аны танымаячагын да әйтте. Обама сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путинның хәзер сайлау мөмкинлеге бар. Кырымдагы вазгыятькә карата Путин башка юлдан да китә ала, “әгәр ул аны сайламаса, мин ышанам, халыкара җәмәгатьчелек Украина хөкүмәте ягында нык торачак”, диде Обама.

Яценюк үз чиратында Русиянең суверен һәм бәйсез дәүләткә басып керүен белдерде. Ул АКШның Украинага теләктәшлегенә рәхмәт әйтте һәм Украина хөкүмәтенең алга таба җитди үзгәрешләр үткәрәчәгенә ышаныч белдерде. Әмма моның өчен, Яценюк сүзләренчә, Русия хәрбиләрен туктату кирәк.
XS
SM
MD
LG