Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан экологы "Сода" ширкәтеннән акча таләп итүдә гаепләнә


Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе Стәрлетамак экологы Денис Громовка "Сода" ширкәтенә янау белән дүрт млн сум акча таләп итүдә гаепләнеп кулга алынды. Громов ширкәт җитәкчеләренең берсенә “ширкәтнең эшчәнлегенә зыян салырга мөмкин яшерен видео булуын" әйтеп акча таләп итүдә шикләнелә.

Русия экологиясе контроле иҗтимагый оешмасының Башкорстандагы вәкиле буларак Громов "Сода" ширкәтенең чимал алу өчен табигый байлыклар булган Юрактау һәм Тратау тауларында казу эшләре алып бару планнарына каршы чыккан иде.

Башкортстан экологлары Громов эшен "чираттагы түләүле эш" дип саный.
XS
SM
MD
LG