Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лента.ру" хезмәткәрләре баш мөхаррире алынуына протест белдерде


Интернеттагы "Лента.ру" сәхифәсенең баш мөхаррире Галина Тимченконы эшеннән алу карарын редакция хезмәткәрләре бәйсез журналистларга басым буларак бәяләде. Берничә дистә кеше имзалаган хатта "бу гамәл - мәгълүмат чаралары турындагы канунны бозу булып тора", диелгән .

12 март көнне "Афиша-Рамблер-SUP" ширкәте хуҗасы Александр Мамут Тимченконы алып аның урынына моңарчы ширкәт җитәкчесенең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы урынбасары һәм Кремль яклы "Взгляд.ру" сәхифәсен җитәкләгән Алексей Гореславский билгеләде.

Кайбер журналистлар протест йөзеннән эштән китүләре турында белдерде. Редакциягә басым сәхифәгә Украинада үтә уң милләтчеләр җитәкчесе белән әңгәмә урнаштырылганнан соң башланган, ди алар. Аның авторын эштән алу таләп ителгән. Тимченко ул кешене эштән алудан баш тарткан.
XS
SM
MD
LG