Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тәртипсезлекләр вакытында ике кеше һәлак булган


Төркиядә соңгы тәртипсезлекләр вакытында ике кеше һәлак булган. Бу хакта хакимиятләргә таянып Төркия мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Хөкүмәткә протест демонстрациясендә катнашкан 22 яшьлек ир-ат башына сукканга чәршәмбе кичендә һәлак булган. Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Тунҗәле шәһәрендә протест беледерүчеләр белән тәртип саклаучылар бәрелешендә бер полиция хезмәткәре йөрәк өянәгеннән үлгән.

Узган җәйдә Истанбулда протест чарасында катнашып яраланган 15 яшьлек үсмер вафат булганга чәршәмбе Төркиянең берничә шәһәрендә тәртипсезлекләр булды.

Беркин Элван җәен протест чарасы булган урынга очраклы рәвештә килеп килеп чыга, ул кибеткә ипигә барган була. Аның башына яшьләндергеч газ тутырылган савыт белән нык итеп сугалар. Шуннан соң ул аңын югалта.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Элванның үлеме полициянең демонстрантларга карата каты чаралар күрүен тыймаган Төркия хакимиятләренә кисәтү булырга тиеш дип белдерде.
XS
SM
MD
LG