Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты йорт хайваннарын тоту кануны имзалады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстанда йорт хайваннарын тотканда аерым шартлар турында” канун имзалады. Канунны Татарстан дәүләт шурасы 2014 елның 13 февралендә кабул итте.

Яңа канунга күрә, эт һәм песиләре булганнар аларны теркәргә, әгәр “куркыныч тудырырдай нәселдән икән” тотарга күршеләреннән язма рөхсәт алырга, урамга алып чыкканда тизәкләрен җыярга тиеш.

Әгәр бер хайван икенче хайванны, йә булмаса кешене тешләсә бу хакта бер тәүлек эчендә ветеринарга хәбәр итү мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG