Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованы Татар авыллары эшмәкәрләре форумына кертмәгәннәр


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Бүген Казанда Татар авыллары эшмәкәрләренең Русия күләмендәге форумы башланды. Аны Дөнья татар конгрессы уздыра. Конгрессның идарә һәм президиум әгъзасы булуга карамастан бу чарага Милли мәҗлес рәисе, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованы кертмәгәннәр.

“Миңа ул чарада катнашмаска куштылар. Сәбәбен әйтмәделәр. Сәбәбе миңа каршы җинаять эше ачылу, бу форумда Миңнехановның катнашуы һәм минем кырым татарларын яклап уздырган чараларда катнашуым булырга тиеш. Татар дөньясы нинди тар һәм мескен хәлдә калды!

Заманында татар авылларын барлап, аларны бер оешмага туплау идеясе белән мин чыккан идем һәм моны тормышка ашыру өчен күп көч куйдым. Миңа Русиядәге барлык татар авыллары буенча диярлек йөреп чыгарга туры килде. Оешма төзелде. Аның берничә форумы булды, мин аларда катнаштым һәм чыгышлар ясадым”, дип язды Бәйрәмова Facebook-тагы үз битенә.

Конгресс башкарма комитеты әгъзасы Марс Тукаев Азатлыкка Бәйрәмованы исемлеккә кертмәүне бу чарада катнашкан кешеләр күплеге белән аңлатты. “Бу исемлекләр алдан ук төзелде. Татарстандагы һәр районга бер генә урын бирелде, аннан да кала Русиядән 350 кеше чакырылды. Идарә әгъзаларының барсы да исемлеккә кермәде. Бәйрәмовага без алдан ук “бу чарага түгел, ә 26 апрельдә булачак Туган якны өйрәнүчеләр конференциясенә чакырачакбыз” дип әйткән идек", ди Тукаев.
XS
SM
MD
LG