Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Украина Радасы депутаты Мостафа Җәмилев Брюссельгә очрашуга китте


Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев

Украина Югары радасы депутаты, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Брюссельгә китте. Ул анда НАТО Генераль секретаре урынбасары Александр Вершбоу, Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле урынбасары Пьер Вимонт һәм НАТОда әгъза илләрнең илчеләре белән очраша.

Җәмилев шулай ук Украинаның Бельгия һәм Люксембурдагы илчесе, НАТОда Украина миссиясе башлыгы Игорь Долгов белән дә күрешәчәк.

Бу очрашуларда сүз Кырым һәм ярымутрау тирәсендәге сәяси кризисны тыныч юл белән чишу турында барачак, дип хәбәр итә Кырымтатар мәҗлесе.

XS
SM
MD
LG