Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Безне суя башлаганчы НАТО һәм БМО чара күрсен иде


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев
Кырымтатарлар килеп туган вазгыятьне истә тотып ярымутрауга БМО тынычлык саклаучыларын кертүне таләп итә, диде бүген Брюссельдә Украина Югары радасы депутаты, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев.

Җәмилев моның өчен БМО Иминлек Шурасы карары кирәк булуын, Русиянең аңа вето белдерәчәген аңлый. "Әмма бу эшне башларга кирәк", диде ул журналистлар алдында.

Кырымтатар юлбашчысы бүген Европаның тышкы сәясәт вәкилләре, НАТО җитәкчелеге белән очрашты.

"НАТО һәм БМО канкоеш башлангач кына чаралар күрә. Без исә безне суя башлаганчы чаралар күрүне сорыйбыз. Көч куллану турында сүз бармый, диләр безгә. Русия Украинаның бөтенлеген бозса аңа каршы башка төрле чаралар әзерләнгән, ул чаралар Русиягә бик кыйбатка төшәчәк, диделәр. Русия шул бәягә дә безнең җирне алырга дигән карар кылган булса - безгә нишләргә? Менә бу сорауга беркемнең дә җавабы юк", диде Җәмилев.

Җәмилев Европа илләре һәм НАТО әгъзалары булган илләрне якшәмбе үтәчәк референдум нәтиҗәләрен танымаска чакырды.

"Аның нәтиҗәсе тавыш бирүгә баручылардан тормый. Безнең җиргә гаскәр кертүчеләр аның нәтиҗәсен хәл иткән инде", диде Җәмилев.

Мондый референдумны оккупация шартларында уздыруны ул "демократик принципларны мыскыл итү" дип саный.
XS
SM
MD
LG