Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Кырым кризисында Русия һәм АКШның позициясе үзгәрмәде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Лондонда узган матбугат очрашуында аның АКШ дәүләт секретаре белән сөйләшүләре "файдалы" үтүен белдерде. Ләкин, аның сүзләренчә, ике якның Кырым кризисына карата фикере үзгәрмәгән.

Министр белдергәнчә, Русия якшәмбедә узачак Кырым статусы референдумында тавыш бирәчәк халыкның фикеренә хөрмәт белән караячак.

Лавров шулай ук Русиянең Украина көнчыгышына гаскәр кертмәячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG