Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да Кырым референдумына протест белдерделәр


Казанда да Кырым референдумына протест белдерделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:14 0:00

Казанда да Кырым референдумына протест белдерделәр

Казандагы татар активистлары Кырымда 16 мартка билгеләнгән референдум алдыннан Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу омтылышына протест белдерде. Алар Кырым ярымутравыннан Русия хәрбиләрен чыгаруны, тынычлык саклауны таләп итте.

14 мартта Татар иҗтимагый үзәге Бауман урамында дүрт аерым урында уздырган ялгыз пикетларда Кырымны Русиягә кушуга ризасызлык белдерелде.

Берәр кешелек пикетларда "Русия хәрбиләренең Кырымнан чыгарылуын таләп итәбез", "Кырым татарлары телсез, мәгарифсез, тарихсыз калырга теләсәгез Русиягә кушылыгыз", "Без сугышка каршы. Украинаның территориаль бөтенлеген телибез", "Кырым татарлары, без сезнең белән. Без Кырымда канунсыз референдумга бойкот белдерәбез" дигән шигарләр күтәрелде.

"Без сугышка каршы" дигән шигар күтәргән Кәшиф Гатин әлеге пикетка Кырымда уздырылачак референдумга ризасызлык күрсәтү максатыннан чыгуын әйтте.

"Бу референдум ашык-пошык кына әзерләнгән бер нәрсә. Әлеге референдумда Кырым татарларының язмышы хәл ителми. Алар анда азчылык. Иң башта Кырым татарларының хоукларын танырга кирәк, аннан соң гына башка мәсьәләләрне хәл итергә була. Кырымда сугыш булуы бик ихтимал. Анда Русия гаскәре тикмәгә генә тормый. Без кардәш Кырым татарларының язмышына битараф кала алмыйбыз. Без алар өчен кайгырабыз. Бөтен халыкларның да бертигез хокуклы булуын телибез", дип белдерде ул.

Икенче бер пикетчы Фәрит Зәкиев үз сүзен, Русия Кырым ярымутравын басып алды, дип башлады.

"Кырымда хәзерге вакытта Русия гаскәрләре бар. Алар Украинаның суверенитетын боза һәм бу - Украинаны басып алу дигән сүз. Без монда тынычлык өчен чыктык. Минем улыма 21 яшь. Сугыш була калса мин миллиардерларның миллиардларын саклау өчен улымны сугышка җибәрергә уйламыйм", диде ул.

Пикетчылар янына урысча сөйләшүчеләр килеп кызу бәхәсләр дә уздырды. Күпчелек Кырымның Русиянеке булуын, анда референдум уздыруның да хокукый булуын исбатларга тырышты. Кайбер узып баручылар пикетчыларга ямьсез сүзләр әйтсә дә, эш зурга китмәде. Бер сәгатькә якын барган чара тыныч кына тәмамланды.
XS
SM
MD
LG