Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Русия-Украина низагына ничек карый?


Казаннар Русия-Украина низагына ничек карый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

Казаннар Русия-Украина низагына ничек карый?

Кырым референдумына бер көн кала Азатлык Казан урамнарында ир-егетләрдән сораштыру уздырды. "Русия белән Украина арасында сугыш чыга калса сез Русияне сакларга әзерме?" дигән сорауга казаннар төрлечә җавап бирде.

Сораштыруда катнашкан Айрат Хәтмулла Украинада сугышны Русия башласа мин үзем дә бармас идем, баламны да җибәрмәс идем, дип белдерде.

"Кырымны якларга дип кырымнар чакырса аларны якларга барыр идем. Чөнки Кырым халкы әлегә хәтле Русиянең татлы сүзләренә ышана. Алар Русиягә кушылса Татарстан кебек булачак. Телләре югалачак, мәдәниятләре югалачак. Референдум бездә дә булды ул. 21 мартта Татарстан референдумының еллыгы булачак. Әмма хәзер әлеге Татарстан референдумыннан соң калган бар нәрсә дә югалды. Кырымнар Русиягә керсәләр Татарстан кебек бар нәрсәләрен югалтачак", дип белдерде ул.

Тимур исемле бер егет сугыш була калса үз теләгем белән анда катнашырга әзермен дип әйтте.

"Җирне фашистлардан, бандеровчылардан саклаячакмын. Бабаларым, әтиләрем кебек мин дә илемне саклаячакмын. Анда (Украинада) фашистлар да, бандеровчылар да берүк кыяфәттә", дип белдерде ул.

Фәнил Гыйләҗев исә үзен Русия гаскәрендә сугышырга әзер кеше буларак санамавын әйтте.

"Әфганстанда, Чечняда булган сугышлар мәгънәсез сугышлар булуын күрсәтте. Кемнәрнеңдер мәгънәсез сәясәте өчен кемнәрнеңдер тапкан балаларын үлемгә җибәрү кирәк эш түгелдер дип уйлыйм. Бәйсез Татарстан булса, мин Татарстан өчен көрәшер идем, ә бүгенге Русия өчен мин көрәшергә әзер түгел"

Максим исемле егет Русия белән Украина арасында низаг чыкса, көрәшергә әзер булуын, әмма мондый сугышның булмаячагын белдерде.

"Мин украин халкына каршы түгел, фашистларга, бандеровчыларга каршы сугышыр идем. Украин, татарларга каршы кул күтәрмәс идем", дип белдерде.

Күпләр исә бу сорауга җавап бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG