Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Югары шурасы вәкилләре Русиягә кушылуны рәсмиләштерер өчен Мәскәүгә бара


Кырымның үзбиленгән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов дүшәмбе көнне үк Кырым Югары шурасы вәкилләре Русиягә керү турында рәсми мөрәҗәгать белән Мәскәүгә барачак, дип белдерде.

Референдум көнендә Төркиягә киткән Украина Югары радасы депутаты, кырымтатарлар юлбашчысы Мостафа Җәмилев татарларның 99% тавыш бирүдә катнашмады, дип хәбәр итте. Яңа хөкүмәтнең вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев референдумга кырымтатарларның 40% килде, дип белдерде.

Кырымтатарлар иң күп яшәгән Бахчасарай каласында референдумга халыкның 60% килде, дип хәбәр ителә.

Экзит-поллар мәгълүматларына караганда, референдумга килүчеләрнең 93% Кырымны Русиягә кушу өчен тавыш биргән.

АКШ Русиягә якын көннәрдә санкцияләр белән янады.
XS
SM
MD
LG