Accessibility links

Кырым референдумында Мәскәүнең җиңүе игълан ителде


Русиягә кушылу тарафдарлары референдум көнендә Акмәчеттәге Ленин һәйкәле янына Советлар берлеге әләмнәре күтәреп чыкты.
Русиягә кушылу тарафдарлары референдум көнендә Акмәчеттәге Ленин һәйкәле янына Советлар берлеге әләмнәре күтәреп чыкты.

Кырымның Мәскәү яклы үзешчән хөкүмәте уздырган референдумда Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу тәкъдименең хуплануы игълан ителде. Дөнья Кырымны Русия хәрбиләре басып алган хәлдә уздырылган референдумны танымый.

Кырымның Мәскәү яклы үзешчән хакимияте референдумда тавышларның яртысыннан артыгын санау нәтиҗәләре 95,5 процентның Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушуны хуплавын күрсәтте дип белдерә. Алар әйтүенчә, референдумда барлык сайлаучыларның 80 проценттан артыгы катнашкан.

АКШ та, Европа берлеге дә бу референдум Украина конституциясенә һәм халыкара кануннарга туры китереп үткәрелмәде ди һәм аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерә.

Кырым парламенты вәкилләре Кырымны Русиягә кушу турында сөйләшү өчен дүшәмбе көнне Мәскәүгә килә. Русия Дәүләт Думасының рәис урынбасары Сергей Неверов Кырымны Русиягә кушу мәсьәләсенең Думада бик якын арада каралачагын белдерде.

Кырымда тавыш бирү тәмамланганнан соң Ак йорт рефрендумның Русия хәрбиләре тарафыннан куркытулар һәм янаулар шартларында үткәнлеген әйтеп аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.

Ак Йорт сүзчесе Джей Карниның язма белдерүендә "хәрби интервенция һәм халыкара кануннарны бозган өчен Русиягә күбрәк түләргә туры киләчәк -- Кушма Штатларның һәм безнең беректәшләрнең чаралары сәбәпле генә түгел, ә Русиянең үзенең тотрыксызландыручы гамәлләренең турыдан-туры нәтиҗәләре сәбәпле дә", диелә.

Европа Берлеге җитәкчеләре бу референдумны канунсыз дип бәяләде. Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэл Баррозу һәм Европа шурасы президенты Һерман Ван Ромпейның уртак белдерүендә Европа Берлеге тышкы эшләр министрларының дүшәмбе көнне Мәскәүгә каршы "өстәмә чаралар" турында карар итәчәге әйтелә. Дүшәмбе көнне АКШның да Русиягә каршы чаралары игълан ителер дип көтелә.

Британия белән Франция тышкы эшләр министрлары бу референдумны кире кагучы аерым белдерүләр чыгарды.

Русия хәрбиләре Кырымны февраль аенда ук кулга алды. Украина саклану министрлыгы белдерүенчә, хәзер анада 22 меңләп Русия хәрбие бар.

Шул ук вакытта Кремль Русия президенты Владимир Путинның дүшәмбе көнне Германия канцлеры Ангела Меркел белән телефон аша сөйләшкәнлеген һәм референдум халыкара кануннар нигезендә үтте, Русия аның нәтиҗәләрен таныячак дип әйткәнлеген белдерде.

Халкының 60 проценттан артыгын 1944 елда Сталин барлык кырымтатарларны Кырымнан сөргәннән соң аларның бушап калган өйләренә китереп тутырылган урыслар тәшкил иткән Кырымда референдумга чыгарылган ике сорауның берсе Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу, икенчесе 1992 елгы конституция нигезендә Кырымны Украинадан тулысынча диярлек бәйсез итү турында иде. Кырымның статусын моңарчы булган хәлдә калдыру мөмкинлеге халыкка тәкъдим ителмәде.

Кырым үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Малышев тавыш бирүнең "тиешенчә" үткәнлеген белдерде. "Сайлау комиссиясенә референдум процедурасына кагылышлы бернинди шикаять тә килмәде. Хәзер тавыш бирү урыннарында тавышларны санау бара. Референдумның инле гамәли дип саналуы турында хәбәр итәсем килә", диде Малышев.

Кырымтатарлар һәм Киевтагы яңа хакимият тарафдарлары референдумда катнашмады.

Украина хөкүмәте моны Мәскәү кораллары белән идарә ителгән "цирк" дип атады.

Украина премьер-министры Арсений Яценюк
Украина премьер-министры Арсений Яценюк
Украина премьер-министры Арсений Яценюк кораллы Русия хәрбиләре артына сыенып сепаратизм белән шөгыльләнүчеләрнең барысын да җавапка тартырга вәгъдә итте. "Көнбатыш партнерларыбыз белән бергә без бүген Русия кораллары артында үзләрен шактый имин хис итүче һәм ни теләсә шуны эшләүче һәркемгә сепаратизм һәм конституция тәртибен бозу тырышлыклары өчен җавап бирергә туры киләчәген аңлату максатында мөмкин булган һәммә нәрсәне эшләячәкбез. Канунны бозган өчен алар дөньяда бернинди җитәрлек имин урын да таба алмаячак. Аларны Русия дә саклый алмаячак", диде Яценюк.

Тавыш бирү тәмамлануга Акмәчет үзәгендәге Ленин һәйкәле янына Советлар берлеге һәм Русия әләмнәрен күтәргән кешеләр җыелды.
XS
SM
MD
LG