Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:55

Татарстан прокуратурасы журналистлар белән эшләү тәртибен билгеләде


Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "прокуратура эше белән халыкны вакытында таныштырып баруны камилләштерү" максатыннан журналистлар белән эш тәртибен билгеләде.

Татарстан прокуратурасы журналистларга еллык аккредитация бирми, һәр чарага аерым рөхсәт алыну таләп ителә. Чарага өч көн кала аны яктыртырга теләгән журналист үзе турында мәгълүмат, аерым очракларда үзе эшләгән мәгълүмат чарасының низамнәмәсе, эш рөхсәте копиясен дә җибәрергә тиеш була.

Журналистны прокуратура чарасына кертү-кертмәү прокурор Нәфыйков белән киңәшләшеп хәл ителәчәк. Аның элекке язмаларында "прокуратура эшчәнлеге турында ялган яки тикшерелмәгән мәгълүмат бастырып чыгарганы" булса прокуратура чарасына кертмәү карары кабул ителә ала, диелгән бу белдерүдә.

Чарага килгән журналистларның "соңга калмавы", "комачауламавы", "дресс-код саклавы" таләп ителә.

XS
SM
MD
LG