Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:07

"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре быел яңа форматта үткәреләчәк. Бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләр 29 мартта “Тимерьюлчылар” мәдәният сараендагы финалга әзерләнәләр.

Яңалык шунда – "Татар радиосы Төмән"нең алып баручылары бәйгеләрдә катнашучылар тормышы турында даими сөйләп торалар, егет-кызлар үзләре дә радиода еш чыгыш ясыйлар; "Вместе мир" милләтара порталы мәйданында урнашкан сәхифәдә һәркайсы үз блогларында көндәлек эшләре белән таныштыралар; нәкъ шул сайтта бәйгенең финалын дөньяның барлык кыйтгаларында да карарга мөмкинлек бирелә.

Азатлык хәбәрчесе "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре турында аның оештыручылары, катнашучылары, җиңүчеләре белән сөйләште. Беренче сорау бәйгегә җан өрүче, аңа иҗади көч бирүче Төмән өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйровка юлланды:

– Чибәр һәм батыр татарлар өчен мондый ярыш үткәрүдә нинди мөһим максатлар куелган иде? Алар тормышка ашырылдымы? Нәтиҗәләр белән сез канәгатьме?

Ринат Насыйров

Ринат Насыйров

– 2008 елда безнең Төмән өлкәсенең татар Конгрессы башлады бу бәйгене. Ни өчен без аны оештырдык? Беренчедән, безнең яшьләр арасында үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребез онытылып бара иде. Мәл урынына мал турында уй күп иде. Шуңа күрә без шуны аңлап дустым Нурулла Саттаров белән шул конкурсны башлап җибәрергә уйладык. Яшьләребезгә онытыла башлаган телебезне, гореф-гадәтләребене, динебезне сеңдерергә иде максатыбыз.

Аллага шөкер, инде җиде ел ул эшне алып барабыз. Бер яктан, канәгать, икенче яктан, кайсы җирләредер җитмәгән дип уйлыйбыз. Халыкка ошыймы-ошамыймы - аны без әле төптән аңламыйбыз. Тик барыбер үзгәрешләр күренә. Бүгенге көнгә яшләр яңа татар гаиләләре кора башладылар. Әйбәт кенә безнең белән аралашалар. Йөздән артык бала ел саен бу эштә катнашалар, без таяна алырлык кешеләргә әйләнеп киләләр. Бүгенге көндә кемдер укуын бетерде, кемнеңдер инде балалары туды. Төмән өлкәсендә эшләребезне тапшырырлык татар интеллегенциясе үсеп чыкты.

Төп үзенчәлеге – бу матурлык бәйгесе түгел, бу иҗади бәйге. Җиде ел эчендә кастинглар аша 600дән артык кеше үтте. Хәзер анда күрше төбәкләрдән дә катнашучылар бар.

Алдагы сорау ярышларның жюри әгъзасы Мөнирә ханым Хөснетдиновага юлланды.

Жюри әгъзалары

Жюри әгъзалары

– Себертатар шагыйрәсе һәм җырчысы буларак, милли үзаңны, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларда туган телгә кызыксынуны үстерү эшендә шушы конкурсларның нинди әһәмияте бар дип әйтә аласыз?

– Өлкә татар Конгрессы тормышка ашыра торган програмнар, шул исәптән бу бәйгеләр дә, ел саен зур уңыш белән, югары дәрәҗәдә үтә. Минем генә фикер түгел бу. Төмән шәһәрендә генә түгел, өлкә, Урал төбәгендә яшәүче татарлар да кызыклы, яшьләргә халкыбызның рухын, мәдәниятен тулырак аңларга ярдәм итә торган бәйгенең барышын күзәтәләр. Туганнар да, дуслар, күршеләр, танышлар да милләтебез хәзинәләре белән кызыксына башлыйлар.

– Конкурс катнашучылар күңелен нинди милли хәзинәләр белән баета ала?

– Безнең катнашучылар белән тарих, мәдәният буенча белемле белгечләр эшләү – яшьләр өчен зур бәхет, моннан файдаланып калырга кирәк. Буыннардан килгән тәрбия нигезләре ата-анага хөрмәт, әнигә, күршеләргә, туганнарга аерым мөнәсәбәткә өйрәтә. Динебез, җәннәт - әниләрнең аяк астында, ди. Милли тәрбия алган катнашучылар өчен болар бар да таныш, ә башкаларга белгечләрдән белем алу – зур бүләк.

– Киленегез Җәмилә Хөснетдинова 2011 елда таҗ һәм “Себер йолдызы” исемен яулаганын беләбез. Шушы мисалда, конкурс татар кызларына, киләчәктәге хатын һәм әниләргә ничек тәэсир иткәнен әйтә аласызмы?

– Киленемнең әби-бабасы исән-сау, мин аны нәкъ менә гореф-гадәтләр сакланган татар гаиләсендә тәрбияләнгән дип уйлыйм. Ата-анага хөрмәт хисләре гаиләдә бирелгән аңа, ә бәйгенең мәдәниятебезне аңлауга ярдәм итүенә шатмын.

Руфат Калиев һәм Динара Назыйрова никахтан соң

Руфат Калиев һәм Динара Назыйрова никахтан соң

Оештыручылар яшьләрне татар мәдәниятенә тарту максатын куйганда, бәйгенең алар тормышына бу кадәр үзгәреш кертәсен көтмәгәннәр иде. Танышу, дуслык нәтиҗәсендә яңа гаиләләр туа. 28 февраль көнне 2010 ел финалисты Руфат Калиев һәм 2011 елда финалда катнашкан Динара Назыйрованың никахлары булып үтте. Алар үткән елны “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” финалистларының очрашу кичәсендә танышканнар.

Руфат кечкенәдән үзенең хатынының татар милләтеннән булачагын белгән.

– “Татар егете” конкурсы аның татар гаиләсе кору ниятен бары тик ныгыта гына. Руфат, бу дөресме?

– Бәйге минем тормышымны тамырыннан үзгәртте: мин тормыш юлдашымны таптым, гореф-гадәтләр турында күбрәк белдем, татарча күбрәк сөйләшә башладым. Хәзер үз гаиләмдә дә гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга тырышачакмын. Дәресләрдә татар гаиләсе, кануннары, тәртипләре турында белгәннәрем белән балаларымны тәрбияләрмен, яшь буынның элекке әби-бабаларыбыз шикелле нык, дөрес яшәүләрен телим. Тик туган телләрен белмәүчеләр еш очрый.

“Себер йолдызы 2009” финалына үтүче Эльмира Ягудееваның ике кызын тәрбияләгәндә төп максаты - гореф-гадәтләрне саклау, туган телне өйрәтү. Кайчандыр җәмәгать эшендә актив катнашучы булган Эльмира хәзер: “Хатын-кызның вазифасы – гаилә учагын саклау һәм балаларга дөрес тәрбия бирү”, - дип уйлый.

– Чыннан да, Эльмира, бәйге синең карашларың үзгәрүдә нинди роль уйнады?

Эльмира Ягудеева кызы белән

Эльмира Ягудеева кызы белән

– Бәйгегә кадәр мин татар телен хәзерге кебек яхшы белми идем, инде өйдә балаларым белән дә туган телдә генә сөйләшергә тырышам. Татар теле алар өчен төп тел бит, аннары гына урыс телен белергә тиешләр. Балалар дини бәйрәмнәрне үткәрүебезне күрәләр, үсә төшкәч, үзләре дә гореф-гадәтләребезне саклауда катнашуларын, әгәр бәйге үткәрелсә, анда кызларым да көчләрен сынап карауларын теләр идем. Гомумән, мин бәйгедә сыналуыма бик шатмын. Анда дуслар, танышлар таптым, еш булмаса да, очрашабыз. Бергә финалда чыгыш ясаган кызларның да гаиләләре бар инде. Кызларым аларның балалары белән дә аралашсыннар иде. Бу әйләнеш тукталмасын, милли тамырларыбызны белсеннәр.

Бүген бәйге милләтебезгә лаек яшь буын үстерүдә әһәмияткә ия, дип шикләнмичә әйтергә була. Сәет Тусмөхәмәтов - “Төмән өлкәсе яшләр бердәмлеге” иҗтимагый оешмасы лидеры, бүген “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” проектларын оештыручыларның берсе. Берничә ел элек ул үзе дә катнашкан иде. Шуннан соң аның тормышы нык үзгәрде.

Сәет Тусмөхәмәтов яшьләргә киңәш бирә

Сәет Тусмөхәмәтов яшьләргә киңәш бирә

– Сәет, ни өчен инженер һөнәреңне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең төп белгече вазифасына алыштырдың?

– Бәйге үтте, университетны тәмамладым, һөнәрем буенча эшкә урнаштым. Тик күңел түзмәде. Гел мәдәнияткә, җәмәгать эшенә тартыла идем. 2013 елда оешмадан киттем, үзәккә чакырдылар.

– Бәйге сиңа кайсы ягы белән файдалы булды?

– Монда татар рухы, милләтчелек (яхшы мәгънәдә) нигезләре салынды минем күңелгә. Халкыма мәхәббәт һәм горурлык артты. Бәйге яшьләргә файдалы тәэсир итә. Монда гадәти тормышта ачык итеп: “Мин татар, рәхәтләнеп чәк-чәк пешереп сыйлый алам”, - дип әйтә алмаган кешеләр киләләр, ә бәйгедә алар тулысынча татарлыклары белән горур булуларын күрсәтә алалар.

Марат Хәбибуллин

Марат Хәбибуллин

“Себер йолдызы-2008” Наилә Богапова Мәскәүдә югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлады, ә 2011 елдагы финалда катнашкан “Төмән Татар Радиосы” алып баручысы Гүзәлия Хәмидуллинаны нәкъ менә бәйгедән соң радиога алып баручы итеп чакырдылар.

Проектның 2014 елгы финалга үтүчеләренең дә тормышларын үзгәртүе хәзердән ук сизелә. Марат Хәбибуллин гаиләсендә хәзер бары тик татарча гына сөйләшәләр. Марат белән бергә татар телен туганнары һәм әнисе дә камилләштерә.

Быелгы бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләр 29 мартта “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда үтәчәк финалга ныклап әзерләнәләр. Әлегә алар үзләре өчен “Татар Радиосы” эфирында үтәчәк смс-сайлауда һәм Siberia-star.vmeste-mir.ru. сайтында интернет тавыш бирергә чакырабыз. Һәм шулай ук шушы сайтта алар белән якынрак танышып, аларның видеосәламнәрен күрә, блогларын һәм соңгы хәбәрләрен күзәтергә була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG