Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русиянең 63% илне халыкара проблемаларны хәл итүче бөек дәүләт дип саный


Левада фикер белешү үзәге мәгълүматларына караганда, Русия халкының өчтән ике өлеше (63%) Русияне бөек дәүләт дип саный. 67% Русия халыкара проблемаларны хәл итә, дип белдергән.

Җәмгыятьнең 48% башкаларның Русиядән куркуын һәм аны хөрмәт итүен тели. Шул ук вакытта 40% Русиядә авторитар хакимият булуын кирәк дип саный. 47% югары дәрәҗәдә, яхшы шартларда тормыш алып барырга тели.

Сораштыру Русиянең 45 төбәгендә 130 шәһәр һәм районда 7-10 март көннәрендә уздырылган.
XS
SM
MD
LG