Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Русиягә ничек кушылыр һәм кырымтатарларга ни булыр?


Бахчасарайда мөселманнар җомга намазына җыела. 7 март 2014
Бахчасарайда мөселманнар җомга намазына җыела. 7 март 2014

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов фикеренчә, Кырым Русиягә тагын бер субъект буларак килеп керәчәк. Русия думасы һәм Татарстан дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин Русиянең Кырымны кушу өчен халыкара нормаларны читкә этәреп үзенә җайлы юлны сайлаячагын әйтә.

Референдумда катнашканнарның 97 процентка якыны “Сез Кырым субъект буларак Русиягә керсен өченме?” дигән сорауга уңай җавап бирде дип белдерелгәнгә Кырым Югары радасы депутатлары 17 мартта Кырымны үз эчендә аерым бер статуска ия Севастополь булган суверен дәүләт – Кырым республикасы дип игълан итте.

Кырым Русиягә нинди документ нигезендә кушылыр? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов һәм Русия думасы һәм Татарстан дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин белән сөйләште.

– Ничек уйлыйсыз, Кырымны Русиягә ничек, нинди документ нигезендә кушарлар, бәйсез дәүләт белән килешү итепме, әллә башкачамы?

Р.Х. – Алар үзләренең субъект дәрәҗәсендә керәчәген белдерә. Русия думасы аларны кабул итү өчен ниндидер канун әзерли. Федератив респубикага Татарстан сыман бер субъект булып керә инде алар. Тизләтелгән кабул итү канунын кабул итәләр дә, шуның белән бетте-китте.

Ф.С – Русиянең ни әйтәчәген һәм ни кыланачагын алдан әйтеп булмый. Алар үзләренә ничек кулай дип саный, шулай итәчәкләр. Русия хәл итә икән ул бернинди канунга һәм нормаларга да таянмаячак, үзенә ничек кирәк, үзе ничек тели, шулай итәчәк. Беркем белән дә санашмаячак.

– Татарстан 1992 елда рефрендум үткәреп үзен суверен дәүләт итеп игълан итте. Шул ук вакытта Мәскәү тарафыннан каршылыклар башланды. Русия конституция мәхкәмәсе Татарстан референдумы Конституциягә туры килми дигән карар чыгарды. Аннан тора-бара Татарстанга Мәскәү белән вәкаләтләрне бүлешкән шартнамә төзергә туры килде. Менә шушы яктан килеп караганда, Кырым да Татарстан хәленә калмасмы? Мәскәү бүген барсын да бирәм дип вәгъдә итеп, аннары иртәгә бөтен хокукларын чикләмәсме?

Р.Х. – Аларга (Кырымга) Татарстанның бүгенге статусы да килешеп тора. Бүген дә аларның артыгы юк. Бөтен теләкләре Украинадан ычкынып Русиягә күчү. Алар вазифалар бүлешү турында сөйләшү дә алып бармый. Мин Кырымда җитәкче булсам, ике арада вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә төзергә тырышыр идем. Югары Радалары, җитәкчелеге ничек теләр, билгесез ансы. Кырымда күпчелеге урыслар бит. Алар өлкә дәрәҗәсендә булуга канәгать, минемчә. Алар рус телен тыялар дип Киевтан курка, шуңа күрә Русиягә керсәләр тел мәсьәләсе дә чишеләчәк, чөнки Русиядә рус теле – дәүләт теле. Кырымтатарлар каядыр килешә, каядыр килешми моның белән.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин
ФС. – Кырым Русия субъекты булып кергәндә анда Русиянең гомуми кануннары эшләячәк. Милли сәясәт тә Русиянең бөтен кануннары нигезендә үткәреләчәк. Русиядә аерым төбәк өчен генә кануннар юк.

Гомум канун белән эшләгән очракта аларда да милли мәктәпләр ябылачак. Милли компонент алып ташланып, кырымтатар телендә имтиханнар бирү тыелачак. Аларда шул ук оптимизация үтәчәк. Мөстәкыйль эшли торган ATR телевидениесе бетәргә тиеш була. Русиядәге хәзерге сәясәтчә булса, болар бетерелгәч, кырымтатарлар нигә бетерәсез, дип тавыш чыгара башлагач, тавыш күтәреп йөргән кешеләр сепаратист дип гаепләнәчәк. Әгәр безгә (Татарстанга, милли республикаларга) юнәлтелгән сәясәт дәвам итсә, аларда да шул хәл булачак.

Күп эшләрне Русия канунсыз эшли. Аннары канунсыз, канун белән эшли торган гамәлләрен ул бөтен субъектларга да тигез итәчәк. Моңа шик тә юк. Русия ничек инде берәүгә генә ташлама ясасын? Әгәр кырымтатарларга ана телендә укыгыз, ана телендә имтиханнар бирегез, институтларга кергәндә диктант кына язып керегез дип рөхсәт бирсә, башка республикалар да шуны таләп итәчәк. Русиянең бу юлга барачагына мин бик шикләнәм. Аларга (кырымтатарларга) ирекләрне киң итеп бирсеннәр, мин каршы түгел, әмма бу ирекләрне алга таба татарлар, башкортлар, чуашлар һәм якутлар да таләп итә ала. Әмма Русия моңа барыр микән?

Кырымның Русиягә керүе хәл ителмәгән әле. Кызганыч, Русиядә милли сәясәт канун нигезендә дә һәм шул ук вакытта канунсыз да рус булмаган милләтләрне кысуга юнәлтелгән. Кырымны гына кушсалар бу ягы ничек үзгәрер икән? Үзгәрер микән? Әгәр Кырымны кушуда Русиянең милли сәясәте кешлекле, канунлы һәм сивил рәвештә үзгәрсә без аңа каршы булмабыз. Әмма, үзгәрер микән?

– Кырымтатарлары рефрендум алдыннан гына Украина эчендә кырымтатарларының җирле халык буларак үзбилгеләнүен сораган мөрәҗәгать белән чыккан иде. Мәҗлес референдумга бойкот игълан итте, аның нәтиҗәләрен танымады. Кырымтатар факторы алга таба нинди юнәлеш алыр дип уйлыйсыз?

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Р.Х. – Белүемчә, бөтен кырымтатары да бертавышта булмады, чөнки анда төрле юнәлешләр бар. Кайберләре сайлауга барды, кайберләре бойкот игълан итте. Икенчедән, Путин тарафыннан да тегене бирәбез, моны бирәбез дип күп вәгъдәләр булды. Белүемчә, кырымтатарларны аклау өчен думага канун өлгесе дә китте. Бу вәгъдәләр тормышка ашса, бәлки кырымтатарлар да тынычланыр.

Миңа калса, кырымтатарлар соңгы елларда үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәнгән инде. Хәлләре бик авыр булса да тырыша-тырыша Кырымга күчтеләр. Киев аларга күпмедер булышты, әмма күпчелек үз тырышлыклары белән күчтеләр. Алар тырыш халык җирдә эшли, ә эшли торган халык югалмый ул.

Ф.С. – Әгәр кырымтатарларның бу позициясенә Русиянең ачуы килгән булса, ул ачу киләчәктә ничек тә булса чыгачак инде. Кырымтатарларга тәэсире булачак, уңай якка булыр дип уйламыйм.

Тагын шуны әйтәсем килә, Кырымның Русиягә китүе әлегә хәл ителеп бетмәгән. Әгәр эшләр дөньякүләм кануннар нигезендә барса, бу мәсьәләнең бик күп сораулары бар. Әгәр ул (Русия) канунсыз гына тартып алып, яулап алып кына куша икән – ничек буласын әйтеп булмый. Монда кануннар, дөнья кагыйдәләре, халыкара хокук нормалары җиңәрме, Украинаның үз кануннары җиңеп чыгармы, әллә канунсызлык җиңеп чыгармы – бу сорауларга тарих әлегә җавап бирмәде. Башта аны көтик.
XS
SM
MD
LG