Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырым бәйсезлеген тану фәрманына кул куйды


Русия президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне Кырым җөмһүриятен суверен һәм бәйсез дәүләт итеп тану турындагы фәрманга кул куйды. Моны ул 16 мартта узган референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп эшләде, диелгән матбугат үзәге хәбәрендә.

Әлеге фәрман имзалаган көненнән үк көчкә ия, диелгән бу документта.

Кырымның үзбилгеләнгән хөкүмәте һәм "Дәүләт шурасы" дип үзгәртелгән парламент вәкилләре сишәмбе көнне Мәскәүдә очрашулар үткәрәчәк. Президент Путинның Федераль җыенга мөрәҗәгать белән чыгыш ясавы көтелә.
XS
SM
MD
LG