Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Украинада Кырымга су, газ, электрга дөнья бәяләре белән яныйлар


Украина президентының Кырымдагы вәкиле Сергей Куницын ярымутрауга китерелә торган су, газ һәм электр энергиясе өчен "дөнья бәяләре” куярга тәкъдим итә. Бу хакта Куницын Украинаның “5нче каналы” эфирында әйтте. “Карап карарбыз, нинди бюжет моңа түзәр икән”, дип өстәде ул. Аның сүзләренчә, Кырым 85 процент электр энергиясен Украинадан ала.

Кырымда электр энергиясе һәм су белән кыенлыклар туа калса дип дизель-генераторлар куя башлау турында хәбәр ителә. Мәскәүнең Кырымга су астыннан электр үткәргече проекты әзерләве турында әйтелә.

XS
SM
MD
LG