Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия президенты гагаузлар турында: "Молдова татарлары" гаскәр туплый"


Февраль аенда референдум уздырып Молдованың Европа берлеге белән якынаюын түгел, ә Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуын яклап тавыш биргән Гагаузиядә гаскәр кирәклеге турында сөйләшүләр бара. Парламентка Гагаузия хәрби көчләрен булдыру турында канун өлгесе тапшырылган.

Романия президенты Траян Бэсеску җирле телевидениегә әңгәмәдә Гагаузиядә яшәүчеләрне "Молдова татарлары" дип атады.

Бэсеску шулай ук Гагаузиядә дә референдумның нәкъ Кырымда кебек оештырылуын белдерде.

Молдованың автоном төбәге булган Гагаузиядә 155 меңләп кеше яши. Аларның күпчелеге – гагаузлар.

Төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузларның күпчелеге Молдованың Европа Берлегенә якынаю теләге артында Молдованы шул ук телдә сөйләшүче Романиягә кушу нияте ята, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG