Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырымны Русиягә кушу килешүен имзалады


Русия президенты Владимир Путин, Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов, Кырымның үзешчән хөкүмәте рәисе Сергей Аксенов һәм Акъяр мэры Алексей Чалый килешү имзалаудан соң
Русия президенты Владимир Путин, Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов, Кырымның үзешчән хөкүмәте рәисе Сергей Аксенов һәм Акъяр мэры Алексей Чалый килешү имзалаудан соң

Русия президенты Владимир Путин Кырым җитәкчеләре белән Кырымны һәм Акъярны Русиягә кушу турында килешү имзалар алдыннан чыгыш ясап урыс, украин һәм кырымтатар теленең Кырымда тигез хокуклы дәүләт телләре булачагын белдерде.

Сишәмбе көнне Мәскәүдә Путин Кырымны һәм Акъярны (Севастополь) Русиягә кушу килешүен имзалар алдыннан Русия Дәүләт думасының һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышында чыгыш ясап парламентның моны хуплаячагына шикләнмәвен белдерде.

“Бүген Кырымда үткән референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп һәм халык теләгенә таянып Федерация шурасына Русия федерациясенә ике яңа субьект – Кырым республикасын һәм Севастополь шәһәрен кабул итү турында конституцион канун өлгесен тапшырдым һәм аны карауны сорыйм. Шулай ук Кырым республикасының һәм Акъярның Русия федерациясенә кушылуы турында әзерләнгән килешүне ратификацияләүне сорыйм. Сезнең хуплаячагыгызга шикләнмим”, диде Путин.

Путин: Кырым Русиянең "аерылгысыз" өлеше
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Минут саен диярлек көчле алкышларга күмелгән шушы чыгышында Путин “кешеләрнең күңелендә һәм аңында Кырым һәрвакыт Русиянең аерылгысыз бер өлеше булды һәм булып кала”, диде.

Русия президенты якшәмбе көнне үткән Кырымның Украинадан аерылуы турындагы референдумның демократик шартларда һәм барлык халыкара таләпләргә туры китереп үткәрелгәнлеген әйтте.

Кырымда яшәүче барлык халыкларның хокукларын хөрмәтләү вәгъдә ителде.

“Без Кырымда яшәүче барлык халыкларга хөрмәт белән карыйбыз. Ул аларның уртак йорты, аларның кече ватаны. Әгәр дә Кырымда өч тигез хокуклы дәүләт теле – урыс, украин һәм кырымтатар теле булса дөрес булыр һәм кырымнар моны хуплый дип уйлыйм”, диде Русия президенты.

Путин: Кырымда урыс, украин һәм кырымтатар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Ул шулай ук Русиянең Украинаны икегә бүлергә теләмәвен әйтте. Шул ук вакытта Путин Украинаның яңа җитәкчелеген милләтчеләргә һәм нео-нациларга ишек ачуда гаепләп Украиның башка өлешләрендәге урысларны да якларга вәгъдә итте.

Путин референдум алдыннан Русиянең Кырымга гаскәр кертүе турындагы сүзләр дөрес түгел, ул гаскәрләр анда инде бар иде һәм Украина белән килешү нигезендә Акъярдагы Кара диңгез флоты базасында Русиянең 25 меңгә кадәр хәрбие була ала, дип белдерде.

Русия президенты Көнбатышны Салкын сугыш сәясәтенә кайтуда гаепләде һәм Көнбатыш илләре Украина мәсьәләсендә “кызыл сызыкны” узды, диде.
XS
SM
MD
LG