Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кырымның Русиягә кушылуын бәйрәм иттеләр


Казанда Кырымның Русиягә кушылуын бәйрәм иттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

Казанда Кырымның Русиягә кушылуын бәйрәм иттеләр

18 март Казанда Кырымның Русиягә кушылуын хуплау җыены үтте. Меңнәрчә кеше катнашкан чарада Путинга мәдхия укылды, Татарстан өлеше искә алынды. Халыкның күпчелеге дәүләт оешмаларыннан иде.

Сишәмбе көнне Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин Кырымны Русиягә кушу килешүе имзалагач та Казанда Путинның "Халык фронты" бу вакыйганы митинг белән билгеләп үтте.

Үзәк стадион янында җыелган һәм күбесе дәүләт хезмәткәрләре булган меңнәрчә кеше кулларына "Русиягә һәм Путинга ышанабыз", "Русия белән горурланабыз", "Кырымны яратабыз", "Идел буе һәм Кырым татарлары - туганнар", "Татарстан һәм Кырым - бер" дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.

Митингта "Кырымны Русиягә кушканы өчен Путинга дан" дигән русча җөмләләр кычкырылды. Татар телендәге чыгышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан парламенты депутаты Ринат Закиров ясады.

"Кырымтатар халкы егерменче гасырда зур фаҗига кичерде. Тоталитар режим аларны туган җирләреннән ерак чүлләргә сөрде. Ләкин бу халык сынмады. Югалмады. Мең кыенлыклар аша туксанынчы елларда үз ватанына әйләнеп кайтты. Әмма анда аларга якты чырай күрсәтүче генә табылмады. Кырымтатарлар егерме елдан артык үз ватанында урнаша ала алмыйча интегә. Без Татарстан халкы кырымтатарларга беркайчан да битараф булмадык. Туксанынчы елларда татар яшьләре күпләп Кырымга барып кырымтатарларга үз җирләрендә төпләнергә булышты.

Ләкин бүгенге көндә дә кырымтатарларның шактые йортсыз, җирсез интегә. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә Татарстан кырымтатарларга ярдәм кулы сузды. Татарстан делегацияләре Кырымга барып андагы төрле даирәләр белән сөйләшүләр уздырды. Иң мөһиме - беренче очрашуда ук без кырымтатар вәкилләре белән аңлаштык, туганлык хисләре кичердек. Татарстан вәкилләре Кырым республикасы җитәкчелеге алдында кырымтатарларның хокуклары мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Шушы сөйләшүләр нәтиҗәсендә кырымтатар халкының хокукларын тәэмин итүдә конкрет гарантияләр билгеләнде", дип белдерде ул.

Митингта Татарстан, Кырым, Русия һәм "Бердәм Русия" белән "Гадел Русия" партияләренең байраклары күтәрелде. Шулай ук урыс милләтчеләренең байракларын да күреп булды.

Митингка чыгучыларның күбесе сөйләшергә теләмәде. Сөйләшкәннәре исә үзләренең завод-фабрика, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре булуын әйтте. Ачыкча белдермәсәләр дә, сөйләшә торгач шактыеның эштәге җитәкчелек кушканы өчен әлеге митингка чыгулары билгеле булды.

Кырык минут чамасы барган митинг тыныч үтте. Хәрби хезмәткәрләр кыр кухнясында чәй кайнатып халыкны чәй белән сыйлады.
XS
SM
MD
LG