Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буе төбәге Русиягә кушылуны сорап мөрәҗәгать итте


Молдованың руслар күпләп яшәгән һәм Кишиневка буйсынмаган Днестр буе төбәге Югары шурасы рәисе Русия Дәүләт думасы спикеры Сергей Нарышкинга төбәкне Русиягә кушу мәсьәләсен карауны сорап мөрәҗәгать итте.

2006 елда узган референдумда төбәк халкының 95% Русиягә кушылуны хуплаган иде.

Февраль аенда гына шулай ук референдум уздырып Молдованың Европа берлеге белән якынаюын түгел, ә Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуын яклап тавыш биргән Гагаузиядә гаскәр кирәклеге турында сөйләшүләр бара. Парламентка Гагаузия хәрби көчләрен булдыру турында канун өлгесе тапшырылган.

Днестр буенда 500 мең, Гагаузиядә 150 мең кеше яши.
XS
SM
MD
LG