Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе Кырымны Русиягә кушуны кануни дип таныды


Русия Конституция мәхкәмәсе Кырым җөмһүриятен һәм Акъяр (Севастопольне) Русиягә халыкара килешү нигезендә кушуны кануни дип таныды.

Килешүгә 18 март көнне Русия президенты һәм үзбилгеләнгән Кырым хөкүмәте вәкилләре кул куйды. Русиядә тагын бер субъект - Кырым республикасы һәм федераль дәрәҗәгә ия тагын бер шәһәр - Акъяр барлыкка килде.

Дәүләт думасы моның белән бәйле барлык канун эшләрен бу атнада тәмамларга җыена.
XS
SM
MD
LG