Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөселманнарны яклаучы адвокатлар чаң сугарга тиеш"


Дагыстан адвокаты һәм хокук яклаучы Сапият Магомедова Прагада чыгыш ясый
Дагыстан адвокаты һәм хокук яклаучы Сапият Магомедова Прагада чыгыш ясый

Татарстанда тоткарланган мөселманнарга карата кулланыла башлаган газаплаулар Дагыстанда инде берничә ел дәвам итә. Дагыстан адвокаты һәм хокук яклаучы Сапият Магомедова белән Дагыстан һәм Татарстан мөселманнарын яклауда адвокатларның роле турында сөйләштек.

Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм Түбән Кама нефтехим ширкәтенә ракета ату эше нигезендә тоткарланган мөселманнарның саны 20дән артты. Аларның күбесенең якыннары адвокатлар ялласа да, бу адвокатлар төрле каршылыкларга очрап, үз эшләрен тиешлечә үти алмаудан зарлана. Мәсәлән, Чистайдан мөселман Михаил Мартьянов адвокаты Руслан Гарифуллин сүзләренчә, ул эшләү дәверендә Татарстандагы кебек канунсызлык белән очрашканы булмаган.

Дагыстаннан адвокат һәм хокук яклаучы Сапият Магомедова мондый хәлләрнең үз республикасында күптәннән дәвам итүен әйтә. Аңа кыйналудан соң да һәрдаим төрле янаулар килә тора, аның аркасында туганын төрмәгә утыртып куйганнар. Магомедова сүзләренчә, Русиядә адвокатлар барысына да әзер булырга тиеш.

Сапият күптән түгел Чехиянең "Člověk v tísni" ("Яклауга мохтаҗ кеше") хөкүмәттән бәйсез хокук яклау оешмасы премиясе белән бүләкләнде. Шул вакытта ул Азатлык радиосында да булды. Аның белән Дагыстан һәм Татарстан мөселманнарын яклауда адвокатларның роле турында сөйләштек.

Сапият, сезгә янаулар, басымнар һәрдаим дәвам итеп килә. Татарстанда мөселманнарны яклаучы адвокатлар әлегә куркытылмый, әмма алар үз эшләренә һәрвакыт аяк чалынуы турында әйтә. Адвокат буларак үз эшегездә канунсызлыкка каршы ничек көрәшәсез?

– Бу очракта бары киңкүләм тавыш куптару гына булыша ала. Мәскәүдә яки республика җитәкчелегендә утырган түрәләр нәрсәләр булып ятканын белеп бетермәскә дә мөмкин, аларга мәсьәлә ничек җиткерелә алар шуңа гына ышанып утыра. Шул сәбәпле, күбрәк бу эшкә җәмәгатьчелекне тарту зарур. Тынлык ул канунсызлыкка юл ача. Кеше хокукларын яклаучылар тырышып эшләргә тиеш. Президентларга мөрәҗәгатьләр юллау булыша ала.

Кайвакыт киресенчә, тавыш куптарган өчен эзәрлекләнүләре әйтелә. Мисал өчен, Татарстанда Аксубай һәм Түбән Камада кыйналган Чистай мөселманы Рушан Хөснетдинов үзен газаплаулар турында бөтен федераль массакүләм мәгълүмат чараларына җиткергән иде. Шулай ук үзен кыйнаучы көч структурасы вәкиле исемен дә фаш итте. Хөснетдиновны әлеге белдерүләреннән соң тагын тоткарлап ике айга ябып куйдылар. Аны нәкъ шул сүзләре өчен тоткарлаганнар дигән фикерләр әйтелә. Шулай ук газаплаулар турында социаль челтәрләрдә язып барган блогер Илмир Имаев да ике айга сак астына алынды.

– Әлбәттә мондый хәлләр күп очрый. Әйтәм бит көч структуралары тавыш чыгудан курка һәм алардан арынырга тырыша. Адвокатларга да кайвакыт “тавышланмагыз гына, барысын да хәл итәчәкбез” диләр, әмма бу бары тик манипуляция гына. Тынлык урнашуга алар үзләренең мәкерле эшләрен дәвам итә. Шуңа тавыш куптаруны туктатырга ярамый.

Татарстанда тоткарланган мөселманнарның якыннары яллаган адвокатлар башта изоляторга кертелмәсә, хәзер инде тоткарланучыларның алардан баш тартуы турында әйтеп яннарына кертмиләр. Сез бу очракта нишлисез?

– Адвокаттан баш тарту турында тоткарланучы нәкъ шул ялланган адвокат булган вакытта әйтергә тиеш. Безгә исә еш кына “ул сезнең яклаудан баш тартты” дигән хатлар гына күрсәтәләр. Хәтта кайвакыт минем исемне дә белмәгән тоткарланучы минем исемгә хат язган булып чыга. Бу бит көлке.

Ә көч структуралары үзләре билгеләгән дежур адвокатлар тоткарланучыларның кыйналуы турында нигездә әйтми, протоколларга дәгъвалар кертми, суд-медицина экспертиза уздыруны таләп итми. Нәтиҗәдә мәхкәмәдә ул кешене газаплаулар турында исбатлау кыен була. Мәхкәмәдә ул адвокаттан баш тарттырдылар дигәндә инде аңа беркем игътибар итми. Әгәр ниндидер күгәргән урыннары булса “үзе хокук саклаучыга кул күтәрде, шуңа сугарга туры килде” диләр. Шуңа адвокаттан баш тарту турында әйтсәләр прокурорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мин еш кына шикаятьләр язам, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм, мөмкин булган юлларны кулланам. Шул тавыштан куркып алар инде үз эшләреннән туктыйлар. Ә минем алда тоткарланучыларның берсе дә миннән баш тартканы юк. Дежур адвокатка килеп шулай ук үз эшен канун бозу нигезендә эшләсә адвокат конторасына шикаять итәчәген әйтәм.

Тоткарланучының гаиләсен дә адвокаттан баш тартуга мәҗбүр итүләр була. Тоткарланучыга “әгәр баш тартсагыз сезгә булышачакбыз, иң аз срок бирәбез”, диләр. Бездән баш тарту өчен генә булышалар икән, бу шулай ук безнең өчен җиңү, чөнки ниндидер ярдәмебез тия дигән сүз. Әмма еш кына алдыйлар һәм тоткарланучыларны озак вакытка ирегеннән мәхрүм итеп куялар. Аннары инде бөтен эшне яңадан башларга туры килә.

Татарстанда тоткарланучы мөселманнарны үз адвокатлары таба алмый. Бер изолятордан икенчесенә йөриләр, әмма яннарына керә алмыйлар. Дагыстанда да мондый очраклар буламы?

– Бик еш була. Бу очракта бары тавыш куптару, митинглар оештыру гына мөмкин. Соңгы вакытта тоткарланучыларны Владикавказ, Ессентуки, Нальчикка, ягъни якын республикаларга алып китеп газаплыйлар. Бер кешене тугыз ай дәвамында таба алмадык. Мин киләм Хасавюрт шәһәренә, аны Ессентукида диләр, анда баргач Владикавказда диләр. Шулай өч адвокат бер җирдән икенче җиргә барып эзләдек, әмма таба алмадык. Шул вакыт эчендә аның инде бөтен тешләрен коеп бетергәннәр иде. Минем хәтта ул кешенең фотосы да бар. Әлбәттә мондый газаплауларга түзә алмыйча ул гаебен таныган.

Бездә бигрәк тә электр тогы, су тулган шешәләр белән кыйнау, еланнар булган чиләккә утырту, бөерләргә сугу, электрошокерлар, тырнак астына энә тыгу кебек газаплаулар кулланыла.

Тоткарланучыны таба алмаганда бары эзләргә һәм шикаятьләр язарга кала. Изоляторларны тикшерә торган оешмаларга мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә без ул кешенең нинди камерада утыруын белсәк, алар кереп тикшерәчәк инде, ә болай алар арасында да төрлеләр бар. Адвокатның мөмкинлекләре бу очракта бик чикләнгән.

Т атарстанда мөселманнарны яшерен шаһитлар сүзләренә таянып төрмәгә утыртулар артты. Бу тәҗрибә Дагыстанда да кулланыламы?

– Әйе, кулланыла һәм ул яшерен шаһитлар нигездә полиция хезмәткәре була яисә уйлап чыгарылган берәр кеше. Мондый шаһитлар дәлилләр аз булганда кулланыла, чөнки алар гаепне исбатлар өчен фактлар җыя алмыйлар. Бигрәк тә гыйсъянчыларга каршы күп кулланыла бу.

Без мәхкәмәдә әлеге шаһитны яшерүдән мәгънә юклыкны дәлилләргә тырышабыз һәм аның кем булуын белдерүләрен таләп итәбез. Ул шаһитны ни өчен яшерүләрен алар да бит дәлилләргә тиеш. Әгәр аңа бернинди куркыныч янамый икән, аны яшерүдән ни мәгънә? Әлбәттә полиция вәкиле булса аны инде берничек тә белгертмәячәкләр.
XS
SM
MD
LG