Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә кушылган Кырымда вазгыять тагын да кискенләшә


Херсон өлкәсендә Кырым янындагы Салково авылы күгендә Украина хәрби боралагы
Херсон өлкәсендә Кырым янындагы Салково авылы күгендә Украина хәрби боралагы

Русиянең Кырымны аннекцияләвеннән соң анда вәзгыять кискенләшә. Украина көнчыгышка гаскәр туплый һәм чикләрен ныгыта. Европада аны яклау өчен 500 кешелек чечен батальоны төзелә.

Кырымның “үзсаклану” көчләре һәм Русия яклы активистлар чәршәмбе көнне үк Акъярда (Севастополь) Украина хәрби диңгез көчләре баш идарәсенә һөҗүм итеп керде һәм аның түбәсенә Русия әләмен кадады.

Кырымдагы Русия көчләре сүзчесе әйтүенчә, Украина хәрби диңгез флоты башлыгы, адмирал Серһий Һайдук тоткарланган. Элегрәк Һайдук Украина хәрби диңгез көчләре баш идарәсе бинасыннан чыкканда аны Русиянең ФСБ хезмәткәрләре машинага утыртып алып китүе турында хәбәр ителгән иде.

Мәскәү көчләре Акъярдагы Украин хәрби диңгез баш идарәсендә Русия әләмен күтәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Украина саклану министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Русия яклы көчләр һәм Русия хәрбиләре Кырымның көнбатышында Украинаның Новоозерное хәрби диңгез базасы капкаларын трактор белән җимереп кергән.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенда Кырымны аннекцияләү чыгышында Кырымны Русиягә кушу кан коюсыз узды дип чыгыш ясаган минутларда Акмәчеттә протест чарасыннан алып китеп үтерелгән кырымтатар Решат Аметовны җирләделәр. Шулай ук Кырымда Русиягә кушылуга каршы чыккан ун кеше каядыр югалган һәм алар да үтерелгән булырга мөмкин.

19 мартта Русиянең Конституция мәхкәмәсе Кырымны аннекцияләү килешүләренең Русия конституциясенә каршы килмәвен белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 18 мартта Кырымны аннекцияләү килешүен андагы сепаратист көчләр җитәкчелеге белән имзалады. Русия парламенты Кырымдагы русия хәрбиләре сагы астында үткәрелгән бәхәсле референдум нәтиҗәләренә таянучы бу килешүне шушы атнада ук ратификацияләр дип көтелә.

Украина һәм Көнбатыш дәүләтләре ул референдумны кире какты һәм аннекцияне Украина “җирен тартып алу” буларак хөкем итте.

АКШ вице-президенты Джо Байден
АКШ вице-президенты Джо Байден
Путинның сишәмбедәге чыгышын тыңлаганнан соң АКШ вице-президенты Джо Байден “Русия бары тик җир тартып алу гына булган шушы гамәлен аклау өчен төрле дәлилләр, шул исәптән бүген әйтелгәннәрен дә китерде. Әмма дөнья Русиянең гамәлләрен бик ачык итеп күрә һәм аның кыек мантыйгын кире кага”, диде.

Кырымның Мәскәү яклы хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов исә чәршәмбе көнне патриотик күтәрелешне дәвам итәргә һәм Украинаның урыс телендә сөйләшүче башка төбәкләренә дә таратырга чакырды.

Кырымның Мәскәү яклы хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов
Кырымның Мәскәү яклы хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов
“Хәзер Кырымда һәм Русиядә булган патриотик күтәрелеш алга таба да дәвам итәргә һәм Украинаның көньяк-көнчыгышына таралырга тиеш. Анда безгә өмет белән карыйлар һәм бездән ярдәм көтәләр. Һәм чыннан да бу бүген андагы кешеләргә кирәк. Һәм мин бу патриотик хисләрне Украинаның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә карата да сакларга тиешбез дип исәплим”, диде Аксенов.

Путин 18 марттагы чыгышында Украинаны икегә бүлергә, аның көнчыгыш төбәкләрен алырга теләмәвен белдерде, шул ук вакытта Мәскәүнең анда яшәүче урысларны яклаячагын әйтте.

Ул арада Украина үзенең гаскәрләрен илнең көнчыгыш чикләренә таба китерә һәм чик буйларын ныгыта.

Украина Кырым ягына гаскәр җибәрә һәм көнчыгыш чикләрен ныгыта
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:27 0:00

Украина хәрбиләре шулай ук Донецки өлкәсендә, Русия чигеннән 50 чакрым ераклыктагы хәрби лагерьга туплана.

Русия чиге янында Украина гаскәрләре туплана
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Европадагы чечен төркемнәре дә Украинаның бербөтенлеген яклап Русиягә каршы сугышырга әзер булуларын әйтә. Европадагы “Ирекле Кавказ” хәрәкәте Украинаны Русия көчләреннән яклау өчен 500 кешелек чечен тынычлык батальоны туплаганлыгын белдерде. Чечнянең беренче президенты Джохар Дудаев исеме белән аталган батальонны Даниядә яшәүче Иса Мунаев җитәкли.

Мунаев Азатлыкка интервьюда батальонда чеченнар гына түгел, башка халыклар вәкилләре дә күп булуын әйтте.

“Бүген Украина халкының дошманына әверелгән Русия Кавказдагы барлык халыкларның да дошманы. Һәм без Украинаны коткару безгә дә азатлык китерер дип өметләнәбез. Русиягә каршы сугышып арысак та, мин үз яныма әле арырга хаклары юк дип исәпләүчеләрне тупладым. Бу батальонда украиннар, грузиннар, аварлар, ингушлар һәм азәрбайҗаннар да күп” диде Иса Мунаев.
XS
SM
MD
LG