Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:42

Җырчылар күп, ә менә сүз осталары кими бара, сөйләү жанры һәрвакыт кирәк, ди билгеле алып баручы, артист Рәшит Сабиров. Танылган сүз остасы белән әңгәмә кордык.

Рәшит әфәнде, хәзерге вакытта нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

– Мин һәрвакытта да үз эшемдә. Менә 37 ел инде сәхнәдә. Хәзерге вакытта да концерт эшләре белән мәшгуль. Соңгы вакытта Нәфкать Нигъматуллин, Зөһрә Шәрифуллина белән эшләдем. Барс Медиа үткәргән яшь җырчылар катнашында Әлмәттә, Чаллыда үткән популяр җырлар, хитлар концертларын алып бардым. Татарстан буенча гына түгел, Русия өлкәләренә дә чакырып торалар. Гел шундый актив, иҗади хезмәт белән яшәп торам.

Шундый тыгыз графикта эшләвегез нигә бәйле, исемегезне халык онытмасын өченме, әллә башка сәбәпме?

– Сүз осталары алар һәрвакыт сөйлиләр. Сөйләү жанры ул һәрвакытта да кирәк. Җырчылар бик күп, ә менә нәфис сүз осталары булырга теләүчеләр бик аз. Мин үзем дә карт түгел әле, үз эшемне калдырырга уйламыйм. Әйтәләр бит: "Сөйләүчене үлгәч өч көн күмәргә ярамый, гомер буе сөйләгәнгә аның өч көн буе әле теле сөлкенеп ятыр". Шуңа күрә иҗади яктан да, физик яктан да безне күмәргә иртә. Әле безгә эшләргә дә эшләргә, иҗат итәргә, телебезне сакларга.
Нәфис сүз остасы булып эшләү өстәмә җаваплылык та әле ул. Бу өлкәдә эшлисең икән, телнең камиллеге турында уйларга кирәк. Сүз осталары алар үрнәк булырга тиеш. Безнең телебезне саклау үзебездән тора. Мин татар теле сагында иҗат юлы башыннан ук торам.

Артист булып китү тарихы гадәттәгечә бала чактан укмы яки тормыш үзе сезнең өчен хәл иттеме?

– Мин 7нче сыйныфта ук артист булырга карар кылдым. Шул вакыттан ук Казан театр училищесына артист буласым килә дип хатлар язып яттым. Мин үзем Яшел Үзән районы Бәчек авылыннан, Олы Ачасар урта мәктәбендә укыдым. 9нчы сыйныфта укыганда, Каюм Насырый туган авылына, Кече Шырданга спектакль белән бардык. Спектакль беткәч минем яныма бер апа кереп: "Энем, сиңа артист булырга кирәк", диде. Шул миңа зур этәргеч булды. 1972 елда Казан театр училищысына документларымны бирдем, барлыгы ул елны 160 кеше гариза язган. Ике группага бүлеп 44 кеше алдылар, шулар арасында мин дә бар идем. Укып бетергәндә 21гә калдык.

Әгәр театр училищесына кермәгән булсагыз, укырга кая барыр идегез?

– Мин театр училищесына кермәгән булсам, пешекчелеккә укырга кергән булыр идем. Чөнки без бай яшәмәдек, әтием гадел кеше иде, беркайчан да урлашмады. Гаиләбез күп балалы булды, ашарга каты-коты гына. Пешекче булсам тук йөрермен дип уйлый идем. Пешергәндә бер-ике тапкыр тозын кабып карасаң тамак туярлык була.

Сезнең белән бергә укыган курсташлар да үз һөнәрләрендә эшлиләрме?

– Әйткәнемчә, укып бетергәндә 21 генә калдык. Аның сәбәбе: "Мастерство актера" дигән фән бар иде, ул төп фәннәрнең берсе. Мастерстводан икеле алдыңмы, укуны дәвам итә алмыйсың, димәк синдә талант юк. Бүгенге көндә шул 21 кеше арасыннан үз һөнәребез буенча мин, Гүзәл Мостафина, Гөлүсә Җәмалиева һәм Гөлсинә Усманова гына эшлибез.

Әгәр дә тормышны яңадан башларга мөмкинлек булса, сез үзегезнең һөнәрегезне яңадан сайлар идегезме?

– Әлбәттә, шушы ук һөнәрне сайлар идем. Бу авыр һөнәр, гел юлда булдык, өйгә 3-4 айлар кайтмаган вакытлар булды. Юлда йөргән кешенең йокысы да йокы түгел, нинди генә кунакханәләрдә тормадык. Юлда нәрсә очрый, шуны ашап тик йөрдек. Юл кырыендагы кафелардагы мәче, эт итләрен без генә ашап бетердек.

Сәнгать бик авыр әйбер ул. Элегрәк клубларда салкын иде, халык тун, итек киеп утыра, ә без юка ефәк күлмәкләрдән, түфлиләрдән концерт куябыз. Сәнгать корбаннар сорый. Ярты сәламәтлек шунда бетте. Ничек кенә авыр булса да, түздек. Чөнки безнең максат бар - татар халкына, милләтебезгә, сәнгатебезгә хезмәт итү. Шулай да мин үз һөнәремне яратам, гомумән үземне сәнгатьтән, сәхнәдән башка күрмим.

Сез дөнья хәлләре белән кызыксынасызмы? Украина, Кырым хәлләре турында ни уйлыйсыз?

– Дөнья хәлләре белән һичшиксез кызыксынам, Украина хәлләре бик борчый. Телевизордан хәбәрләр карап кайгырып утырам. Күпме гаепсез кешеләр, милиция хезмәткәрләре үлделәр. Кызганыч, бик кызганыч.

Инде мин болай дип уйлыйм: Син халык тарафыннан сайлап куелган президент икән, синең кулыңда хакимият, армия, димәк син парламентны да, илеңне дә, үзеңне дә сакларга тиеш.

2013 елда хәлләр кискенләшә башлагач ук Янукович илдә тәртип урнаштыру чараларын күрергә тиеш иде. Янукович үзенең йомшаклыгы белән Украина халкын, халыкара хәлләрне, Русияне авыр хәлдә калдырды. Ә менә Кырымга килгәндә, безгә кушылырга теләүләре һәм кушылулары бик дөрес карар. Дөньялар тыныч булсын иде, сугышлар булмасын, халыклар тату яшәсен!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG