Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Мәскәү референдумнарны үзенчә файдалана


Русия президенты Владимир Путин, Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов, Кырымның үзешчән хөкүмәте рәисе Сергей Аксенов һәм Акъяр мэры Алексей Чалый килешү имзалаудан соң

Русия президенты Владимир Путин, Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов, Кырымның үзешчән хөкүмәте рәисе Сергей Аксенов һәм Акъяр мэры Алексей Чалый килешү имзалаудан соң

Татарстанда 22 ел элек референдум үтте. Узган якшәмбе Кырымда да Мәскәү тарафлы үзешчән хакимият Кырымда референдум үткәрде. Галим Дамир Исхаков фикеренчә, Мәскәү бәйсезлеккә карата ике төрле стандарт куллана: референдум нәтиҗәсендә ирешелгәннәрне тартып ала, йә халыкара хокук нормаларын бозып бәйсезлек алдырып үзенә куша һәм соңыннан бирелгән вәгъдәләрне үтәми.

Моннан нәкъ 22 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанда референдум үтте. Ул вакытта “Сез, Татарстан Республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстанда референдумда катнашканнарның 62 процентка якыны уңай тавышы бирде.

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, 22 ел элек татарстаннарның һәм хәзерге Кырымдагы русларның, үзешчән хакимиятнең теләкләре бер-берсенә ошаган, әмма Русия җитәкчелеге үзенә кулай гамәлләрне генә тормышка ашыра.

"Әгәр Русиягә файдалы түгел икән, ул башкаларның бәйсезлеген танымый. Алай гына да түгел, яулап алынган казанышларны да әкренләп кенә йота бара һәм юкка чыгара. Мәскәү башка дәүләтләрне ике төрле стандарт куллануда гаепли һәм шул ук вакытта үзе дә шуны ук башкара. Кырымның Украинадан аерылып чыгуын урыс кулы белән эшләделәр. Урыс күпчелеге тавыш бирде, аны Мәскәү кабул итте, чөнки ул аның мәнфәгатенә туры килә. Мәскәү юридик нормаларның үзенә ошаганнарын гына куллана", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Кырым технологиясе киләчәктә Көньяк Осетия һәм Төньяк Казакъстанда да кулланылырга мөмкин дигән шикләр бар.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Мин киләчәктә Русиянең бер субъекты буларак Көньяк Осетияне кабул итү турында сөләшүләр башланырга мөмкин дип уйлыйм, чөнки бу хакта төрле мәгълүмат чырыларында комментарлар күренгәли. Узган атна ахырында безгә бер төркем казакъ галимнәре килеп китте. Казакъ зыялылары арасында Кырым вакыйгалары аларга да кыгылырга мөмкин дигән фикерләр бар. Төньяк Казакъстанны аерып чыгару өчен Мәскәү Кырым технологияләрен кулланырга мөмкин дип уйлый алар. Бу юлны хәзер Мәскәү үтте инде һәм төрле нечкәлекләрен өйрәнде дип уйлыйм", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Мәскәү үзенә алырга теләгән җирләрдәге милләтләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә күп вәгъдәләр бирә, әмма аларның киләчәктә үтәлүе икеле.

"Кырым Мәскәү кулы астында калса һичшиксез урыслаштыру сәясәте башланачак. Анда хәзер өч тел (рус, украин, кырымтатар) рәсми дип кабул ителсә дә, урыслар күпчелеккә күрә һәм рус теле Русиядә дәүләт теле булганга ул төп урынны алачак. Мин монда башка телләрнең үсешенә урын калыр дип уйламыйм. Татарстан һәм Русиядәге башка республикалардагы хәлләр дә моны күрсәтеп тора. Кырымда күтәрелгән урыс шовинистик рухы да украин һәм кырымтатар телләренең үсешенә тискәре йогынты ясар дип уйлыйм. Минем фикеремчә, кырымтатарлар, украиннарга бирелгән вәгъдәләр тормышка ашмаячак һәм вәгъдә булып кына калачак. Парламентта кырымтатарларга 20 процент квота бирәбез диләр, әмма Русия кануннарында мондый әйберләр каралмаган. Бу вәгъдәләр татарларны үз якларына авыштыру өчен генә бирелде", ди Исхаков.

Ул Кырым референдумын кануни түгел дип саный. "Монда Русиянең хәрби мөмкинлекләре, тәртип саклауда шулай ук Русия хәрбиләре кулланылды. Җирле халык буларак кырымтатарларның абсолют күпчелеге бу референдумга каршы чыкты. Украина үзе дә каршы булды. Мин референдумны кануни түгел дип уйлыйм. Бүленеп чыгу дигән әйбер гади генә башкарылмый. Халыкара нормалар да бер яклы гына түгел. Ә бу референдум Русиягә ничек кирәк, шулай гына үткәрелде. Бу референдум нәтиҗәләрен халыкара җәмәгатьчелек танымый һәм танымауга нигезләр бар", ди Исхаков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG