Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Нәүрүз бәйрәменең республика дәрәҗәсендәге чарасы 22 март көнне Уфаның Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак. Бүздәк районындагы Килем авылында быелгы бәйрәм зурлап оештырылды.

Башкортстанның төрле төбәкләрендә быел да Нәүрүз бәйрәмен киң билгелиләр. Бүздәк районындагы Килем авылында да зурлап оештырылды ул. Бәйрәмне шушы данлыклы авылдагы республика татар тарихи-мәдәни үзәге әзерләгән.

Башкортстанда төрле милләтләрнең дистәгә якын тарихи-мәдәни үзәкләре эшләп килә. Ундүрт ел чамасы элек оештырыла башлаган үзәкләр арасында республика татар тарихи-мәдәни үзәге дә бар. Ул Бүздәк районының борынгы Килем авылында булдырылган. Республика татар тарихи-мәдәни үзәгенең нәкъ менә Килем авылында оештырылуы очраклы түгел. Бу авылның тарихы бик бай һәм данлыклы. Бирегә әле XVI гасырда ук Минзәлә якларыннан татар гаиләләре күченеп килә һәм берничә авылга нигез сала.

Бәйрәмгә халык күмәк килгән

Бәйрәмгә халык күмәк килгән

Әлеге үзәк федераль карамактагы XIX гасыр архитектура һәйкәлләрен дә үз эченә ала. Үзәк каршында татар фольклор ансамбле дә, халык театры да эшләп килә. Милләтебезнең рухи сагында торучы үзәктә ел саен Нәүрүз бәйрәмен оештыралар.

Быелгы Нәүрүз бәйрәменә дә күрше-тирә авыллардан да кунаклар килгән. Алар һәммәсе үзләренең җыр-моңнары, биюләре белән яз каршылау тантанасын тагын да ямьлерәк итә.

Бәйрәмнең програмы бик бай. Анда авыл халкы да бик теләп катнаша. Спорт уеннарында, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләр ала.

Гүзәл Латыйпова бәйрәм белән котлый

Гүзәл Латыйпова бәйрәм белән котлый

Килем авылының горурлыгы – аның борынгы таш биналары – ак мәчет һәм Тәвкилев сарае. Нәүрүз бәйрәме дә ачык һавада, шушы мәһабәт сарай алдында оештырыла. Ябалаклап кар явып торуына да карамастан, авылдашлар язны каршылау тантанасына күмәк килгән.

Килем татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе Гүзәл Латыйпова әйтүенчә, хәзер биредә ел дәвамында дистәләрчә мәдәни-иҗтимагый чаралар оештыру өчен шартлар җитәрлек.

Өстәлләрдә милли ризыклар

Өстәлләрдә милли ризыклар

Бәйрәм барышында жюри әгъзалары аш-су осталарының тәм-томнарын карап, авыз итеп үз бәяләрен бирә. Милли ашларыбыз телеңне йотарлык. Ә инде иң матур бизәлгән тәмле ризык-нигъмәтләр хуҗалары бүләкләр алып шатлана. Авыл хакимияте дә, химаячеләр дә матур күчтәнәчләр әзерләгән.

Милли рух сагында торучы, телебезне, мәдәниятебезне хөрмәт итүчеләр яши Килемдә. Халкыбыз җыр сәнгатенә Филүс Каһировны биргән авыл халкы тормышын тырыш хезмәт белән дә, матур бәйрәмнәр белән дә ямьли.

Нәүрүз бәйрәменең республика дәрәҗәсендәге чарасы 22 март көнне Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак. Анда, һәр елдагыча, төрле милләтләрнең кул эшләре үрнәкләреннән һәм милли аш-судан күргәзмәләре урын алачак. Шулай ук сәнгать осталарының чыгышлары да тәкъдим ителә.

Оста куллар эшләре

Оста куллар эшләре

XS
SM
MD
LG