Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Кырымтатарлар үз бистәләрен саклый


Кырымтатарлар Бакчасарайда хан мәчете янында сөйләшеп тора

Кырымтатарлар Бакчасарайда хан мәчете янында сөйләшеп тора

Кырым низагы чыкканнан бирле кырымтатарлар үзләре яшәгән бистәләрне Русия гаскәрләреннән чиратлап саклауга күчте.

Кырымда низаг чыкканнан бирле, ягъни Русия гаскәрләре 27 февральдә Кырымга агрессия ясаганнан соң, кырымтатарлар мәчетләрне, яшәгән бистәләрен саклый башладылар. Бистәдә яшәүче кырымтатарларыннан төзелгән төркемнәр көндез дә, бигрәк төндә бистәләрне чиратлап карап йөриләр. Кайбер урыннарда кырымтатарлар белән яшәүче урыслар да әз булса да, алар да катнаша бу чарада.

Акмәчет-Карасубазар арасында Акмәчеттән 20 километр ераклыкта урнашкан Зуя бистәсендә дә мондый төркемнәр көн саен нәүбәтчелеккә чыга икән. Монда инде күбрәк яшьләр катнаша икән. Бу хакта Азатлык радиосы Зуяда яшәүче Исмет әфәнде Ислямов белән сөйләште.

– Исмет әфәнде, Зуяда күпме кырымтатары яши?

– Зуяның тиресендә яшәгәннәрне дә алсак, 10 меңгә якын кырымтатары бар.

– Кырым буенча кырымтатарлар үзләренең бистәләрен саклыйлар. Зуяда да бу эш алып барыладыр инде?

– Әлбәттә, Зуяда да бу эш алып барыла. Һәр көн мәчеттә кешеләр җыела, аннары төне буе Зуяны йөреп чыгалар, чөнки вазгыять киеренке.

– Гаскәрләр Кырымга кергәч, Зуяда җирле хакимият, башкалар тарафыннан кырымтатарларга карата ниндидер каршылык булдымы?

– Болай, ачыктан-ачык бер нәрсә эшләмиләр, ләкин ике-өч кеше урыс торып сөйләшкәндә яннарына барсаң, алар бердән дәшми калалар, сүзләре туктый, димәк, алар йә безнең хакта сөйлиләр, йә ниндидер киеренкелекне чыгарырга уйлыйлар. Аның өчен жәмәгатебез сак Һәм бердәм булырга тиеш. Әгәр дә без бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, хәлебез күпкә кыенлашачак.


– Ничек уйлыйсыз, Украина инде Кырымда бер нәрсә эшли алмый диярлек, Русия бөтен нәрсәне инде үз кулына алып бара. Сез Украина яклымы, әллә Русия яклымы?

– Без шундый хәлгә калдык инде, безгә бер яктан ярдәм күрсәтәлмәде. 240 елдан бирле Русия безгә бер яхшылык итмәде, ләкин без Кырымга кайтып килгәннән соң Украина да безгә бер яхшылык итеп өлгермәде, теләмәде. Хәзер нәрсәдер кистереп әйтергә кыен. Шуңа да безнең җәмәгатебез үзе-үзен сакларга булды.

– Зуяны саклауга күбрәк яшьләр чыгадыр инде?

– Әйе. 30-40 яшендәге кешеләребез чыга. Мин дә барган идем, нинди ярдәм кирәк дип. Миңа сез кайтыгыз, без үзебез карарбыз, кирәк булса чакырырбыз, диделәр. Мин бензинга буламы, чәенә, каһвәсенә буламы – кулымнан килгәнчә акча калдырып киттем.

– Сез Акмәчеткә дә АТР телеканалына ярдәм итергә килгәнсез, шулаймы?

– Әйе, иртән АТРга барып акча бирдем, чөнки бүген безне химая иткән АТР кырымтатар телеканалы һәм Мәҗлес булды.

– Соңгы вакытта кырымтатарлар куркып Кырымнан Львовка, башка урыннарга китәләр дигән хәбәрләр таралды. Зуядан китүчеләр булдымы?

– Мин андыйларны ишетмәдәм, ләкин бер якка китеп сакланырмын, исән калырмын дисәләр, бу ялгыш. Без Кырымга үз Ватаныбызга кайттык, инде бер якка – артка, сулга, уңгамы качарга кирәкми, чөнки исән калсак та, үлсәк тә безгә үз Ватаныбызда калырга кирәк.

Татарстаннар ни өчен Кырымга игътибар итә башлады?

– Исмет ага, соңгы вакытта Татарстаннан Кырымга күп делегацияләр килеп китте, сез моны күргәндерсез. Моңы ничек аңлатыр идегез?

– Кырымдагы вакыйгалар алдыннан алардан бер вәкилләр дә килмәгән иде, ярдәм хакында сүз дә булмады. Ләкин бу вакыйгалардан соң Татарстан башлыклары, ни димәк мөмкин, кырымтатарларны ятыштырмага (тынычландырырга) килделәрме... Казан татарлары, кырымтатарлары арасында борынгыдан элемтәләр күп, без уртак төрки халыклар гаиләсенә керәбез, ләкин хәзер Татарстан хакимият башлыклары белән халык арасында аларда да күп берлек юк шикелле. Мондый вазгыятьтә алар монда нинди фикер белән килделәр – аңламадым. Алар күптән инде Русия составында яшиләр, алар үзләренең республикаларында алай ук бик азат түгелләр сыман. Алар безнең хәлебезне белергә килделәрме, тынычландырырга килделәрме – мин аларның сәясәтен аңламадым.

– Кырымның Русиягә кушылуына багышлап Казанда митингта уздырылган иде, моны сез ничек бәяләр идегез?

– Татарстан Русиянең составында булган вакытта алар мотлак Мәскәү әйткәннәрен эшләргә мәҗбүр. Татарстан җитәкчеләре бары бер Русия җитәкчеләрен тыңлыйлар. Кырымда булган вакыйларны туктатырга аларның кулыннан килмәгәне бер читтә торсын, алар бүгенге көндә кырымтатарларга нинди ярдәм итәчәкләрен дә белмим.

"Кырымда алар – оккупантлар"

– Кырымда Украина телеканаллары урынына Русия телеканаллары эфирга чыгуын сез ничек бәяләр идегез?

– Хәзер психологик-информацион сугыш бара. Русия каналлары бөтен нәрсәдә тик украиннар гаепле дип күрсәтә. Тышкы дөнья башкача уйласа да, Русия тик Путин хаклы, ул дөрес эшли дип күрсәтә. Русиянең сәясәте туры һәм ул Кырымда урыстелле гражданнарны яклый икән. Болай барса, Путин Германиядә, Франциядә, Польшада, Румыниядә яшәүче урыстелле гражданнарны да якларга тотына ала. Димәк, русиялеләрне яклау сылтавы белән Русия тик Кырымга гына түгел, башка илләргә дә һөҗүм итә ала. Аның өчен дөнья жәмәгатьчелеге Русиянең басып алу, агрессив планнарын аңларга тиеш. Кырымда алар – оккупантлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG