Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида "Татар кызы" бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

15 мартта Новосибирскида "Татар кызы-2014" бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы сигез кыз катнашты.

Яз җитүгә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә матурлык бәйгеләре уза башлый. Быел да яз башында конкурслар гөрләде: Уфада “Нәүрүз гүзәле”, Төмәндә “Себер йолдызы”, Казанда, Ижауда һәм Истанбулда “Татар кызы” бәйгеләрендә татар кызлары чибәрлектә, уңганлыкта, зирәклектә ярыштылар. Себер башкаласында егетләр дә калышмый, алар өчен “Татар егете” бәйрәме оештырыла. Удмуртиянең Можга шәһәрендә дә быел беренче тапкыр “Татар егете” бәйгесе узачак.

Гадәти “матурлык бәйге”ләреннән аермалы буларак, татар чараларында кызларның тышкы матурлыкларын гына сынамыйлар. Беренче чиратта, алар күңел байлыгын, нечкә тоемлау сәләтен, тәрбиялелеген, эшкә уңган булуларын исбатларга тиеш. Иң мөһим таләпләрнең берсе – үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, татар халкының милли гореф-гадәтләрен бик яхшы белү.

​Бәйгегә Новосибирски өлкәсенең Чановски, Куйбышев, Барабин, Каргат районнарыннан, Новосибирскиның үзеннән, шулай ук Казакъстан республикасы Сәмәй шәһәреннән чибәркәйләр җыелды.

Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде.

Сынаулар нәкъ менә татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларны күрсәтерлек итеп сайланган иде. Үзләре белән оригиналь итеп таныштырганнан соң, алар оста әзерләнгән милли ашларны тәкъдим иттеләр. Зирәклек бәйгесендә катнашу, иҗади конкурс, милли кием белән чыгыш ясау – болар барысы да “милләт йолдызлары”ның искиткеч уңган, тыйнак, әдәпле булуларын раслады. Бәйгенең буеннан-буена кызларның туган телләрен белүләре, милли гореф-гадәтләр, татар мәдәнияте белән таныш булулары тикшерелде.


​Новосибирскиның иң гүзәл татар кызы исеменә Барабин районы Новокурупкаевка авылыннан Әлфинә Монасыйпова лаек булды. Әлфинә – спортчы кыз, баскетбол уйный, чаңгыда йөгерә. Ярышларда катнашып, алдынгы урыннар алганы да бар. Хәзер ул студент, Себер дәүләт хезмәте академиясендә укый, экономист һәм салым салу буенча белгеч булырга әзерләнә. Әлфинә вузара олимпиадаларда катнаша, халыкара фәнни-практик студент конференцияләрендә чыгыш ясый. Укудан бушаган арада гаиләсе һәм дуслары белән аралашырга вакыт таба. Биергә ярата, күп укый. Әлфинәнең бер хыялы бар – гаиләсе белән чит илгә чыгу. “Татар кызы” бәйгесен Әлфинә адреналин чыганагы дип саный, һәм бу вакыйгадан ул бары яхшы тәэсирләр генә алганын әйтә.

​Җиңүчедән кала, тамашачының аерым игътибарын җәлеп иткән кызлар шактый булды. Мәсәлән, Куйбышев районы Бергүл авылыннан Юлия Акулова. Юлия Новосибирскида туган. 2006 елда Юлия һәм аның энесен балалар йортыннан Бергүл авылында яшәүче Рәхмәтуллиннар гаиләсе асрамага ала. Рәхмәтуллиннарга килгәч, Юлия бер ел эчендә татар телен өйрәнә. Хәзер 8нче сыйныфта укый, зур һәм тату гаиләдә яши, спорт белән шөгыльләнә, татар музыкасын ярата, рәхәтләнеп бии һәм җырлый. Алга таба ул югары белем алырга тели. Кая барса да, татар гаиләсендә алган белемнәрен, татар гореф-гадәтләрен онытмаячагын белдерә. Юлия үзен кабул иткән яңа ата-анасын, абыйлары-апалары белән бик горурлана. Юлиягә жюри “Ягымлы кыз” исемен бирде.

​Бәйгедә Новосибирскидан һәм Казахстаннан барлыгы сигез кыз катнашты. Аларның һәрберсе үзенә лаек исем алды. Новосибирски кызы Зәлинә Муллагалиева – “Нәфис кыз”, Каргат шәһәреннән Альбина Мостафина – «Уңган кыз», Чановски районы Кошкүл авылыннан Рәшидә Мөхәммәтшина – «Мөлаем кыз», Куйбышев районы Омь авылыннан Надия Рәҗәпова – «Көләч кыз», Казакъстанның Сәмәй шәһәреннән Гүзәлия Сабанкулова – «Сылу кыз», Чановски районы Тармакүл авылыннан Әдилә Садыйкова – «Сөйкемле кыз» булдылар.

Конкусны оештыручылар – Новосибирски өлкәсенең мәдәният министрлыгы, төбәк татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәни үзәге.
XS
SM
MD
LG