Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт театры Уфадан куып кайтарылды


Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе. Әлмәт татар дәүләт драма театры. Рәсми сәхифә фотосы
Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе. Әлмәт татар дәүләт драма театры. Рәсми сәхифә фотосы

Уфага килгән Әлмәт театры "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" кайтарып җибәрелде. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Тамашалар 19 мартта Уфа “Нур” татар драма театры бинасында башланды. "Нур" театры исә кулалмаш Әлмәт театрында гастрольдә. Тамашалар Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе белән ачылды.

Тамашалар 22 март театр артистларының күмәк концерты белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин беренче көн тамашасы узу белән әлмәтләр Уфадан кайтып киттеләр. Баксаң, тамашада башкорттан көлү күренешләре булган. Әлеге комедиянең режиссеры Илдар Хәйруллин Таҗи Гыйззәт язган пьесада булмаган сүзләр өстәгән. Атап әйткәндә, бер күренештә башкорт кешесе татар бае алдында тезләнеп торган, бай аны ”сасы, бетле башкорт” дигән сүзләр белән әрләгән. Шуның өчен Башкортстанның мәдәният министрлыгы этник кагыйдәләрне бозуы өчен Әлмәт театрының тамашаларын туктатуын хәбәр итте.

Татарстанның мәдәният министрлыгы Әлмәт театрының Уфадагы чыгышларына бәйле хәлне тикшерәчәген белдерде. Бу хакта министрлыкның матбугат сәркатибе Рузилә Мөхәммәтова ирештерде. Әлмәт театрының афишалары исә һаман “Нур” театры алдында эленеп тора.

Әсәрдән өзек
Әсәрдән өзек
Әлеге хәлне Вконтакте челтәрендә тикшерү башланды. Сәхифәдә Таҗи Гыйззәт пьесасындагы шул күренештән өзек тә китерелгән. Фикерләр арасында “Татарлар башкортларны көлдереп үтерәләр инде, татар мактанмаса - күңеле булмый”, “мин татарлар белән аралашкан саен шундый әшәкелекләрне үзләренә ничек сыйдырып йөртәләр икән дә, ничек шулай әшәке булып була дип хәйран калам” кебек бәяләр дә бирелгән. Айгиз Баймөхәммәтов шулай ди:

“Күргәннәрем хакында эндәшми калу минем өчен җинаятькә тиң. Әсәрдә башкорт халкын шул тиклем мыскыл итәләр. Имеш, башкорт кешесе татар бае алдында тезләнеп тора. Ә бай аны "сасы, бетле башкорт" дип кимсетә. Җитмәсә, безнең халыкны изелгән, баш июче буларак күрсәтә. Театр ул кешенең күңелен дәвалаучы, халыкларны дуслаштыручы мәдәни учак. Тик нигәдер әлмәтләр башкортларның башкаласына килеп (башкортның асыл улы Мортаза Рәхимов төзеткән театр сәхнәсенә чыгып!), шушы җирнең хуҗаларыннан көлә.

Илебездә Мәдәният елы барганда Әлмәт театрының ут белән шаяруы, милләтара низаг тудыруы бер киртәгә дә сыймый. Милләттәшләр, без шымып калырга тиеш түгел! Баш режиссер Ильяс Гәрәевкә карата җитди чаралар кабул итәргә кирәк”.

Әлмәт театрының афишалары
Әлмәт театрының афишалары


Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде

Татарстан мәдәният министрлыгы Әлмәт татар дәүләт драма театры Уфадагы тамашалыры вакытында “алдан уйламыйча әхлак нормаларын бозган” өчен Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Әлеге хәбәр шимбә көнне Башкортстан мәдәният министрлыгы сәхифәсендә дөнья күрде.

Министр урынбасары Ирада Аюпова сүзләренчә, бу вакыйгадан соң Әлмәт театры җитәкчеләренә карата тиешле чаралар күреләчәк. Киләчәктә мондый хәлләр чыкмасын өчен “тамашачының ментатилетын искә алып” эш итү юнәлешендә эшләр башкарылачак.
XS
SM
MD
LG