Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

"Төньяк Корея сәфәре Татарстанның абруен төшерә"


Татарстан вәкилләре Көньяк Кореяга каршы 1950-1953 елгы сугыш музее янында

Татарстан вәкилләре Көньяк Кореяга каршы 1950-1953 елгы сугыш музее янында

"Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов Мәскәү Рөстәм Миңнехановны Кырымга, Төньяк Кореяга җибәреп махсус куллана һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның абруен төшерергә тели, ди.

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсмиләре төркеме Япония сәфәрен тәмамлаганнан соң Төньяк Кореяда да очрашулар үткәрде. Пхеньянда Төньяк Корея тышкы сәүдә министры Ли Рён Нам белән очрашуда сүз Корея белән Татарстан арасында икътисади хезмәттәшлек турында барды. Ли Рён Нам Казан тәкъдимнәренә кызыксыну белдерде һәм Татарстан белән Төньяк Корея хезмәттәшлеге мәсьәләләре өчен җаваплы уртак эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

Татарстан вәкилләре шулай ук керамик төзелеш материаллары һәм техник майлар җитештерүче ширкәтләр эшчәнлеге белән танышты, Көньяк Кореяга каршы 1950-1953 елгы сугыш музеенда булды һәм Икенче дөнья сугышында Кореяда һәлак булган совет солдатлары һәйкәленә чәчәк бәйләме куйды.

[tatarstan.ru видеосы]

"Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Мәскәү Татарстанның рәсми төркемен Кырымга, Төньяк Кореяга җибәреп махсус куллана һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның абруен төшерергә тели.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Төньяк Кореяга баруы Кырымга ике тапкыр сәфәреннән соң ук булды.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

"Миңнехановны Мәскәү Кырымга җибәреп кулланды. Төньяк Кореяга баруын да куллану дип бәялим. Үткәнгә күз салсак, Казанда Төркия консуллыгы ачылып күпмедер вакыт узгач, аңа каршылык булсын өчен дигәндәй Иранныкын ачтылар. Инде тагын бер нәрсәгә игътибар итү кирәк, Путин, Көнбатыш Русиядәге теләсә нинди сепаратист хәрәкәтләрне хуплаячак, дип белдерү ясады. Миңнехановны Төньяк Кореяга җибәрү ул Татарстан һәм Көнбатыш арасында бер-берсенә булган ихтирамны бөтенләй юкка чыгару өчен эшләнде.

Үз вакытында Татарстан Русиядә суверенлык лидеры булды һәм бу хәзер дә сепаратизмга урын калдырырга мөмкин. Мин татарлар шушы 20 ел эчендә бик озын юл үтте һәм хәзер алар бөтенләй башкача фикер йөртә дип уйлыйм. Кешеләр хәзер интернетта һәм алар нәрсәнең ялган һәм нәрсәнең хак икәнен аңлый. Мин күп вакыт узмас һәм тарих барыбер һәрнәрсәне үз урынына куяр дип уйлыйм.

Мәскәү Миңнехановны Кырымга һәм Төньяк Кореяга җибәреп Татарстанның дәрәҗәсе бик төшүне тели. Әмма бернәрсәгә дә карамастан, безнең җитәкчелек бу кыенлыклардан чыга ала. Хәзер Татарстан Варшау килешүендә Чехословакия, Советлар Берлегендә Литва уйнаган рольне уйный. Әмма Шәймиев үз вакытында Татарстан элитасына киләчәктә либераль идеология өстенлек алачак, хакимияткә алар киләчәк дип белдергән иде. Дөрес, хәзер моңа каршы төрле каршылыклар тудырырга тырышалар. Әмма каршылык аны эшләүчеләрнең үзләренә әйләнеп кайтачак. Татарстан элитасының гомум тренды ул Европа, демократия һәм либерализм. Һәр сәясәтченең йөрәге кемнең үзеңнеке, ә кемнең ят, кемнең алдакчы һәм кемнең хак икәнен аңлый", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, дөнья җәмәгатьчелеге һәм сәясәтчеләр дә Мәскәүнең Татарстанны бу пычрак эшләргә тыкканлыгын яхшы аңлый. "Русия алып барган сәясәт ап-ачык булып ярылып ята. Беркем дә монда алдана алмый", ди Әхмәтов.

Русиянең Кырымдагы гамәлләренең нигезенә дә кырымтатарлар белән татарлар арасына чөй кагарга тырышу белән бергә дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанны каралту ятканлыгын әйтә ул.

"Мәскәү вәхши ысуллар белән Казан татарларын кулланып кырымтатарларны Русиягә тартырга тырыша. Без моны Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы урынбасары итеп казан татары (Рөстәм Тимергалиев) куелганнан да күрәбез. Ул профессиональ рәвештә Казанныкын түгел, ә Мәскәү теләген тормышка ашыра. Казан татарларын куллануны Кырымга күпләгән төркемнәрнең җибәрелүеннән дә күрәбез. Ул гына да түгел, Кырымга барган Казан артистлары Русия гаскәрләре алдында да чыгыш ясады һәм анда солдатлар арасында казан татарларның бик күп булуы ачыкланган.

Бу хәлләр барсы да Сталин алып барган сәясәтнең дәвамын күрсәтеп тора. Кырым татарларын 1944 елда илләреннән сөргән вакытта бу эшне тормышка ашыру өчен күпләгән казан татарлары җибәрелгән булган. Алар махсус билгеләнгән гаскәрләр эчендә булган һәм ике татар халкын бер-берсенә каршы кую өчен махсус эшләнгән", ди Әхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG