Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Татар активистлары референдумны искә алды


21 мартта Татарстанда референдум уздырылуга 22 ел тулды. ТИҮ активистлары бу көнне Казанда митинг оештырып билгеләде.

Бауман урамында кичке якта узган митингта "Татарстан - бәйсез дәүләт! 21 март 1992 ел", "Татарлар! Безнең дәүләтебез - Татарстанны яклап бердәм күтәрелик!", "1992 елгы Татарстан конституциясен кире кайтарырга!", "21 март 1992 ел. Референдум. "Сез Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты... килешәсезме? Тавыш бирде 2 миллион 132 мең кеше. Әйе - 62%", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Митингты алып барган ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов Татарстан референдумы белән күптән түгел Кырымда узган референдумны чагыштырып үтте.

"Кырымда бер халык өч милләт булганда да референдум уздырып аны кабул иттеләр. Татарстанда да моңа охшаш референдум булган иде. Бездә Татарстанның бәйсезлеген яклап референдумга катнашучыларның 61 проценттан артыгы тавыш бирде. Татарстан референдумы көнен мин бәйрәм дип атар идем. Татарстан референдумының әһәмияте, Кырымга күз салганда, бик зур. Без аны аңларга тиеш", дип белдерде ул.

Митингта теләгән һәркемгә сүз бирелде. Шагыйрә Нәҗибә Сафина үз шигырьләрен укып ясаган чыгышында Русия президенты Владимир Путинның Кырым сәяәсәтенә тукталды.

"Путин Татарстан референдумын танымады. Әмма үзе Кырымда референдум үткәреп, спектакль ясап һәм шушыны сәясәт дип атады. Аның халыкара оешмаларның фикеренә колак салмавы мин сезнең белән сугышырга әзермен дигән мәгънәгә туры килде", дип белдерде Нәҗибә Сафина.

Митингка Чаллыдан килеп катнашкан Рафис Кашапов, Азатлыкка фикерләре белән уртаклашты.

"Моннан 22 ел элек Татарстанда бәйсезлек референдумы булды. Ул бүгенгә кадәр Мәскәү ягыннан да, дөнья ягыннан да танылмады. Ә моның белән беррәттән Кырымда аз санлы халык арасында корал астында уздырылган референдумны Мәскәү дә, аның даирәләре дә таныйлар. Бу җиде миллионык татарның беркем дә булмавын күрсәтә. Алар өчен Кырымдагы миллионга якын урыс дәрәҗәлерәк санала. Бу исә Русия империясендә Казан татарларының һәм шулай ук кырымтатарларның да беркем дә булмавын күрсәтеп тора. 1992 елгы Татарстан референдумын үз көченә кертү өчен пропаганда алып барырга кирәк. Инглиз, гарәп, төрек, урыс, татар телендә халык арасында аңлату эше алып барырга кирәк. Менә хәзер Татарстан референдумы турында урамга чыгып сорасаң, аның турында халыкның күпчелеге белми", диде ул.

Митинг барышында әлеге чара белән кызыксынып оештыручылар янына килеп референдум хакында сорашучылар белән беррәттән тупас рәвештә митингтагыларга кычкыручылар да табылды. Ләкин аларны тәртип саклаучылар тиз тынычландырды.

Митинг ахырында резолюция кабул ителде. Резолюциядә Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларациясен, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен тануны сорап Европа берлегенең парламент мәҗлесенә, БМО, демократик илләргә мөрәҗәгать итү һәм Татарстан парламентыннан 1992 елгы Татарстан Коституциясенең төп маддәләрен кире кайтару таләп ителде.

1992 елның 21 мартында Татарстанда республиканың дәүләт суверенитеты турында декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез, Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашучыларның 62 процентка якыны "Әйе" дип җавап бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG