Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкын" 90 еллыгын яшьләрчә билгеләде


"Ялкын" 90 еллыгына флешмоб уздырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

"Ялкын" 90 еллыгына флешмоб уздырды

"Ялкын" журналына 90 ел тулу уңаеннан журналның яшүсмерләр редколлегиясе 21 мартта Казанда флешмоб уздырды.

"Ялкын" яшьләреннән 90 кеше иң элек унар кешелек тугыз төркемгә бүленеп Казан метросы вагоннарында "Ялкын" журналын ачып укыды. Алар шундый чараны һәр тукталыш саен уздырды.

Журнал вәкиле Илүзә Гайнетдинова сүзләренчә, яшьләрнең бу флешмобы кешеләрдә зур гаҗәпләнү уяткан. "Бөтен кешенең күзләре шар булды, шаккатылар. Аларда журналга карата бары тик уңай тәэсирләр калды" диде ул Азатлыкка.

Яшьләр әлеге флешмобны Бауман урамына тәмамлады. Журналга 90 ел тулу хөрмәтенә 90 егет һәм кыз "Без бердәм, без көчле, "Ялкын"га без рәхмәтле" дигән шигар әйтеп кулларында тоткан 90 шарны һавага очырды.
XS
SM
MD
LG