Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

"Тәҗрибәләре булмаганлыктан эш таба алмаулары яшьләрнең иң төп проблемасы", ди яшь журналист Камилә Сафиуллина. Ул үзе безнең белән интернет аша элемтәгә кереп, "Кызган таба"га борчыган проблемалары белән уртаклашты.

Яңа буын вәкиле, Казанда укучы 3нче курс студенты, 20 яшьлек Камилә Сафиуллина борчыган сорауларына җавап табарга тели. Аның сүзләренчә, ул күтәргән мәсьәләләр башка яшьләрне дә борчый. Кайберләренә үзе үк чыгу юлларын да тәкъдим итте.

"Яшьләрнең тәҗрибәләре булмаганлыктан, эш таба алмау проблемасын, беренче урынга куяр идем. Һәрбер оешма үзенең сафларында тәҗрибәле эшчеләрне генә күрәсе килә. Ләкин, югары уку йортын тәмамлаган студентлар теоретик белемнәргә генә бай. Практик белемне алу өчен студентлар соңгы курсларда эшкә керешә. Шунлыктан, аларның укулары аксый башлый", ди Камилә. Бу мәсьәләдә чишелешне, югары белем алып бетерүгә үз һөнәрең буенча эшкә урнашу программасын булдыруда күрә. Икенчедән, оешмада югары уку йортларын тәмамлаган, яки соңгы курсларда укыган студентларны тәҗрибәсез дә эшкә алырга өндәү урынлы булыр. Яңа эшче, яңа идеяләр бит", ди ул.

Тору урыны булдыру меңләгән яшьләрне борчыган кебек, әңгәмәдешебезнең дә башыннан чыкмый.

"Бу мәсьәлә дә, минемчә, аерым урын алып тора. Яшьләрнең тизрәк мөстәкыйль тормыш башлыйсы килә. Гаилә кора башлагач та, аерым торак кирәк бит. Яшь белгечләрне эшкә кабул иткәндә, минималь хезмәт хакы түлиләр, бу акча аларга үз ярдәмнәре белән тораклы булу мөмкинлеген тудырмый. Чишелешне, социаль ипотека программасының шартларын яңача карап чыгуда күрәм. Яшьләргә ипотека программасы ярдәмендә торак алырга булышырга кирәк", ди Сафиуллина. Камилә фикеренчә, яшьләрнең бүген активлыклары да түбән, чөнки алдагы көнгә өмет, перспектива күрмиләр. Ул аны эш булмаулыктан дип уйлый. Бу мәсьәләне дәүләтнең үз өстенә алуын тели.

Камилә авыл яшьләре өчен дә борчыла. Бигрәк тә салаларда күңел ачу үзәкләре булмау яки 3-4 авылга бер мәдәният йорты белән алар килешмиләр.

"Алар ачылса да, шимбә, якшәмбе берничә сәгатькә генә эшләп алалар да, бетте. Яшьләр кичләрен нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш соң? Алдагы проблемалардан чыгып, яшьләр зарарлы гадәтләргә: эчү-тартуга тартыла башларга мөмкин. Хәмер эчемлекләрне, тәмәкене 18 яше тулмаган яшьләргә сатуны тыйган кануннар, кәгазьдә генә теркәлгән. Аларны барыбер саталар. Кануннарны бозып сатучыларга штрафларны арттыру зарур", ди Камилә Сафиуллина.

Күпчелек хәл итәсе мәсьәләрне ул дәүләткә юнәлтсә, әңгәмә ахырында бу проблемалар белән һәрбер кеше көрәшергә тиешлекне әйтте. Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башларга кирәк, диде студент кыз. Шул рәвешле без 21 яшьлек Камилә белән бер төркем яшьләрне борчыган мәсьәләләрне ачыкларга тырыштык.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG