Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Нәүрүз быел зурлап оештырылды


Казанда Нәүрүз быел зурлап оештырылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Казанда Нәүрүз быел зурлап оештырылды

22 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәме билгеләнде. Башка елларда Нәүрүзгә игътибар күрсәтмәгән Татарстан хакимияте быел бәйрәмне зурдан кубып оештырды.

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан иртә белән Камал театры каршында зур-зур чатырлар корылды. Төрки халыклар шушы чатырлар янында милли ризыкларын пешереп халыкны Нәүрүз белән котлады, ризыкларыннан авыз иттерде. Шулай ук вак сәүдәгәрләр дә чатырлар янында тезелеп басып үз таварларын сатарга тырышты. Ә зур сәхнәдә Татарстанда яшәүче 11 төрки телле халыкны вәкиллек иткән сәнгатькәрләр үз җыр-биюләре белән Нәүрүзгә үзгә матурлык өстәде.

Сәхнәдәге җыр-биюләр театрәльләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Башта ак ат җигелгән тарантаска утырып килгән Кыш Бабайны озату һәм кабат шушы тарантас белән килгән Язны чагылдырган Нәүрүз кызын каршы алу булды. Тамаша урыс һәм татар телләрендә алып барылды. Алга таба Нәүрүз бәйрәме җыр-бию белән дәвам итте. Парламент, министрлыклар, президент аппаратыннан һәм башка даирәләрдән килгән түрәләрнең Нәүрүзгә карата сөйләгән нотыкларын да ишетеп булды.

Моңа кадәр Казандагы Урта Азия республикалары ватандашлары гына Нәүрүзне үзләренчә уздырырга тырышса, быел бу бәйрәмне оештыруга республиканың берничә оешмасы алынды - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы, Казан шәһәр хакимияте.

Быелгы Нәүрүз ни өчен шундый киң масштаблы һәм дәүләт ярдәме белән уздырылды, дигән сорауга Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов болай җавап бирде:

"Нәүрүз бәйрәмен шушылай зур масштабта уздыру беренчедән, дәүләтнең милли бәйрәмгә игътибар бирүен күрсәтә. Икенчедән, Русиядә милли сәясәт буенча стратегия кабул ителде. Татарстан республикасы үзенең милли сәясәт концепциясен кабул итте. Бу ике зур документны тормышка ашыру өчен дәүләт програмлары кабул ителде. Нәүрүз бәйрәме Татарстанның милли сәясәт дәүләт програмы эченә керде. Быелдан башлап һәм киләчәктә һәр елны бу бәйрәм дәүләт тарафыннан ярдәм белән зурлап үткәреләчәк. Быел Нәүрүз Казанда уздырыла. Әмма Татарстан Халыклар ассамблеясының әле тугыз шәһәр һәм районда үзенең филиаллары бар. Киләсе елдан башлап Нәүрүз шушы филиалларда да үткәрелә башлаячак", диде ул.
XS
SM
MD
LG