Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта Ирекле Гыйрак радиосы бюросының башлыгы үтерелде


Мөхәммәт Бдаиви Оваид Әш-Шәммәри балалары белән
Мөхәммәт Бдаиви Оваид Әш-Шәммәри балалары белән
Шимбә көнне Багдадта Ирекле Гыйрак радиосы бюросының башлыгы Мөхәммәт Бдаиви Оваид Әш-Шәммәри үтерелде. Ирекле Гыйрак радиосы Азатлык/Азат Европа радиосының бүлеге санала.

Әш-Шәммәри президентны саклау хезмәте гаскәрие тарафыннан атып үтерелгән. Бу хәл шәһәр үзәгендә Җәдрия бистәсендә булган. Президент сарае да, Ирекле Гыйрак радиосының бюросы да шунда урнашкан. Илнең президенты Җәләл Талабани милләте белән көрд булганга бу бистәне көрдләрнең “пешмерга” сугышчыларынннан төзелгән төркем саклый.

Шаһитләр әйтүенә караганда, Әш-Шәммәри үз машинасында Җәдрия бистәсенә кергәндә тикшерү капкасында торган сакчы белән сүзгә кергән. Алар арасында кем-кемгә юл бирергә тиеш дигән бәхәс купкан. Көтмәгәндә сакчы журналистка аткан һәм качып киткән, соңрак кулга алынган.

Илнең премьер-министры Нури Әл-Мәлики Әш-Шәммәринең туганнары белән очрашты.

Әш-Шәммәри радиобызда 2006 елдан бирле эшләде. Эфирга Хәсән Рәшид тәхәллүсе белән чыга иде. Ике ел элек Багдадта Ирекле Гыйрак радиосының бюросын җитәкли башлады.

Әш-Шәммәри фәлсәфә докторы, Багдадның Әл-Мустансирия университетында чакырулы профессор, берничә фәнни хезмәт авторы.

Мөхәммәткә нибары 46 яшь иде. Аның хатыны һәм өч баласы калды.
XS
SM
MD
LG